16+

Татарстан “WorldSkills”та икенче урынны алды

15-19 май көннәрендә Краснодар шәһәрендә узган «Яшь профессионаллар» V милли «WorldSkills Russia-2017» чемпионатының команда зачетында Татарстан II урынга чыкты. Республика барлыгы 31 медаль яулады. Беренчелектә - Мәскәү, өченче урын Краснодар өлкәсенә эләкте.

Татарстан “WorldSkills”та икенче урынны алды

15-19 май көннәрендә Краснодар шәһәрендә узган «Яшь профессионаллар» V милли «WorldSkills Russia-2017» чемпионатының команда зачетында Татарстан II урынга чыкты. Республика барлыгы 31 медаль яулады. Беренчелектә - Мәскәү, өченче урын Краснодар өлкәсенә эләкте.


Республика исеменнән ярышларда 16-22 яшьлек 81 студент катнашты. Алар чемпионатның төбәк этабы җиңүчеләре. Татарстан командасы "Мәгълүмати кабель челтәрләр", "Эшмәкәрлек", "Йөк машиналарына хезмәт күрсәтү", "Медицина һәм социаль хезмәт", "Сәнәгать робот техникасы», «Флористика», «Ювелир эше», «Лаборатор медицина анализы», "Башлангыч сыйныф укытучысы", "Тавыш режиссеры", "Кирпеч салу", "Балта остасы", "Мәктәпкәчә тәрбия бирү", "Автогрейд белән идарә итү", "Физик культура һәм спорт", "Җитештерү өлкәсендә команда белән эшләү" кебек 16 төрле номинация буенча беренчелектә.



21 яшьлек Тимур Шершнев Алексеевск районында автогрейдер йөртүче булып эшли. Ул да илнең иң яхшы эшчеләренең берсе.

- Чемпионатта катнашырга баш механигым Андрей Абясев тәкъдим итте. Миңа "Worldskills"ның барлык этапларын үтү дә ошады. Кызык, үзенчәлекле, истә калырлык вакыйга. Катнашучылар да, көндәшләрем дә бик күп иде. Мин алар белән күбрәк аралашырга, дуслашырга тырыштым, - ди егет.
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов ярышларда республика дәрәҗәле чыгыш ясады, ди.



- 2016 елда Татарстан чемпионатта өченче иде. Быелгы икенче урын безнең өчен зур казаныш. Безнең киләчәктә беренчелеккә күтәрелү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, - диде ул.
Әлеге чемпионатта җиңү яулаган студентлар Россиянең "Worldskills" җыелмасының киңәйтелгән составына керә. Алар быел Абу-Даби шәһәрендә узачак дөнья ярышларында, ә 2018 елда Будапештта булачак EuroSkills чемпионатында катнаша.



Шулай ук республика мәктәп балалары арасында узган "JuniorSkills" бәйгесендә дә икенче урынга чыкты.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading