16+

Татарстан юлларында авырлык чикләве кертелә

Республика әһәмиятендәге, шулай ук Казан эчендәге юлларда 15 апрельдән башлап 14 майга кадәр йөк машиналары хәрәкәтенә вакытлы чикләү кертелә.

Татарстан юлларында авырлык чикләве кертелә

Республика әһәмиятендәге, шулай ук Казан эчендәге юлларда 15 апрельдән башлап 14 майга кадәр йөк машиналары хәрәкәтенә вакытлы чикләү кертелә.

Бу хакта 12 апрельдә "Татмедиа" республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә игълан ителде.

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин аңлатканча, язгы якта грунт сулары күтәрелү, кар сулары агу сәбәпле, юл катламы йомшара. Техника асфальт өслеген ватмасын өчен басым-авырлык чикләре билгеләнде. Авырлык бер күчәргә - 6,0 тоннадан, ике күчәрле арбага - 5,0 тоннадан, өч күчәрле арбага - 4,0 тоннадан артмаска тиеш.

- Азык-төлек, терлек, дарулар, орлык, ашлама, ягулык, газ, шулай ук бәла-каза булган җирләргә шуның нәтиҗәләрен торгызу өчен йөк ташучы, халыкара йөкләр, пассажирлар йөртүче транспорт чараларына язгы чордагы вакытлыча хәрәкәт чикләве кагылмый, - диде Артем Чукин.

Транспорт хәрәкәтенә рөхсәт кәгазе алу өчен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталы аша электрон рәвештә гариза тапшырырга була (https://uslugi.tatarstan.ru).

Рөхсәт кәгазьләре "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениеләренең түбәндәге бүлекчәләрендә бирелә:

Казан шәһәре, Оренбург тракты, 5нче йорт, 2нче кат, 241нче бүлмә, телефоннар (843) 533-37-97, (843) 533-38-02;

Чаллы шәһәре, Казан проспекты, 72нче йорт, 1нче кат, телефон (8552) 77-09-17;

Әлмәт шәһәре, Совет урамы, 184нче йорт, 1нче кат, телефон (8553) 32-02-51;

Нурлат шәһәре, Склад урамы, 2нче йорт, 1нче кат, телефон (84345) 2-93-26.

Россия Федерациясенең башка төбәкләрендәгеләр Татарстанның республика әһәмиятендәге юлларында хәрәкәтләнү өчен рөхсәт кагәзен бары тик Казан шәһәренең Оренбург трактындагы 5нче йортка урнашкан үзәк офистан гына ала.

- Казанның эчке юлларында йөк машиналары күчәрләренә шундый ук авырлык чикләүләре 20 апрельдән 14 майга кадәр кертелә. Рөхсәт кәгазьләре Казанның Театр урамындагы 13нче йортта бирелә. Рөхсәт кәгазен бер көнгә, бер атнага яки бөтен чикләү чорына алырга мөмкин. Түләү банк аша башкарыла, - диде шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Рәис Зәйнетдинов.

- Узган язда йөк машиналары хәрәкәтенә вакытлы чикләү чорында ялган рөхсәт кагәзе белән йөрергә маташкан ун кеше тотылды, эш прокуратурага тапшырылып, катгый административ чара күрелде, - дип кисәтте Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Ибраһимов, - йөк машиналары хәрәкәте, рөхсәт кәгазьләре бирү пунктлары күзәтүгә алына.

Хәрәкәт вакытлыча чикләнгән чорда рөхсәт кәгазе алмыйча юлга чыккан йөк машиналары шоферларына 1 мең сумнан 10 мең сумга, җитәкчеләргә 10 мең сумнан 100 мең сумга, юридик затларга 100 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф салына.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading