Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикага җылы һава торышы әйләнеп кайтты. Алдагы берничә көндә төнге кыраулар инде көтелми, дип хәбәр итә Татар-информ.
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Көндез бераз кыска вакытлы яңгыр явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан исә, уртача тизлектә. Көндезге максималь һава температурасы Татарстанда - +15..+20, Казанда +17..+19 градус җылы булачак.
18 майда төнлә бераз яңгыр явачак, көндез - явымсыз. Һава температурасы төнлә - +4..+9, көндез +17..+22 градус җылы булачак.
19 майда кыска вакытлы яңгырлар көтелә, төнге сәгатьләрдә - +5..+10, көндез исә +16..+21 градус җылы булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар