16+

Татарстанда җиләккә кытлык булмаячак

Билгеле булганча, Татарстанда үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш республика халкын тулысынча тәэмин итәргә җитми.

Татарстанда җиләккә кытлык булмаячак

Билгеле булганча, Татарстанда үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш республика халкын тулысынча тәэмин итәргә җитми.

Кибетләрдә махсус контейнерларда читтән кайтартыла торган җиләкләрнең, гадәттә, тәме юк. Күбесе ашламалар ярдәмендә тиз өлгертелгәннәр. Шуңа да Татарстанда җитештерелгән экологик яктан чиста җиләккә ихтыяҗ зур.

Татарстан халкын мөмкин кадәр күбрәк күләмдә җиләк белән тәэмин итү максатында, республикада «Татарстан бакчалары» программасы эшләп килә. Аның нигезендә, республика районнарында җиләк кластерлары ачу күздә тотыла. Яшел Үзән районының Олы Яке авылындагы «Ягодная долина» теплица хуҗалыгы үрнәгендә, Әлмәттә дә җиләк үстерә башладылар. Былтыр Ямаш авылында «Ягодная долина» плантациясендә беренче уңышны җыеп алдылар.

«ШК»га бер әңгәмәсендә Яшел Үзән районындагы «Ягодная долина» крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Илдар Ситдыйков:
- Безгә эшмәкәрләр еш мө­рәҗәгать итә, күпләп җиләк сатып алырга телиләр, әмма безнең җиләк кырдан ерак китә алмый, хәтта сатуга чыгарырга да өлгермибез. Елына 15-25 тонналап уңыш алсак та, бу Казан халкының бер процентын гына тәэмин итәргә җитәдер. Шуңа да эшне башкаларга да өйрәтәсе килә, -дигән иде.

Татарстанда җиләккә кытлык тиздән булмаячак кебек. Республикабызда җиләк-җимеш үстерү һәм сату буенча махсус кооператив төзергә уйлыйлар. Бер үк вакытта кара бөрлегән, карлыган, кура җиләге дә сатылачак. Әлеге эштә «Ягодная долина» крестьян-фермерлык хуҗалыгының өлеше зур. Аларда Голландия, Италия, Германия кебек чит илләрдән тәҗрибә туплап кайткан белгечләр эшли. Хуҗалык җитештергән җиләкнең сыйфатыннан халык канәгать. Әлегә бу эш белән шөгыльләнергә теләгән кешеләр арасында сайлап алу бара. Бу эшкә алынучыларга Яшел Үзән, Әлмәт җирлекләреннән озак вакытка арендага кишәрлекләр бүленеп биреләчәк. «Ягодная долина» хуҗалыгы үсентеләр, технология белән дә тәэмин итәргә әзер.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта хәтта һөнәрен алыштырып, җиләк үстерү белән шөгыльләнергә теләүчеләр дә бар икән.



Фото: garden8.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading