16+

Татарстанга Казахстан делегациясе килә

Иртәгә Татарстанга премьер-министр Кәрим Мәсимов җитәкчелегендә Казахстан Республикасы делегациясе килә. Ике республиканы дуслык-хезмәттәшлек җепләре бәйли. Узган елның сентябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанда Президент Нурсолтан Назарбаев белән очрашып, Казахстан Республикасында Татарстан Республикасы көннәрендә, бизнес-форум эшендә катнашып кайтты. Аннан соң Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге делегация составында Россия һәм...

Татарстанга Казахстан  делегациясе килә

Иртәгә Татарстанга премьер-министр Кәрим Мәсимов җитәкчелегендә Казахстан Республикасы делегациясе килә. Ике республиканы дуслык-хезмәттәшлек җепләре бәйли. Узган елның сентябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанда Президент Нурсолтан Назарбаев белән очрашып, Казахстан Республикасында Татарстан Республикасы көннәрендә, бизнес-форум эшендә катнашып кайтты. Аннан соң Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге делегация составында Россия һәм...

Иртәгә Татарстанга премьер-министр Кәрим Мәсимов җитәкчелегендә Казахстан Республикасы делегациясе килә.

Ике республиканы дуслык-хезмәттәшлек җепләре бәйли. Узган елның сентябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанда Президент Нурсолтан Назарбаев белән очрашып, Казахстан Республикасында Татарстан Республикасы көннәрендә, бизнес-форум эшендә катнашып кайтты.

Аннан соң Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге делегация составында Россия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлеге форумында катнашты. Шунда Татарстан Республикасы белән Кызыл Урда һәм Атыртау өлкәләре арасында сәүдә-икүътисад, фәнни-техник, социаль-мәдәни хезмәттәшек турында килешүләр төзелде.

Казахстан делегациясе иртәгә Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак.

Татарстанда казахларга мөнәсәбәт яхшы
Татарстан халыклары ассамблеясе советы рәисе урынбасары, «Татарстандагы «Казахстан» казах милли-мәдәни автономиясе» җитәкчесе Сәгыйт Джаксыбаев сүзләренчә, Татарстанда бүгенге көндә 1600ләп казах милләте вәкиле яши, аларның 600е - студентлар.

- Казахстаннан Татарстанның берәр югары уку йортына укырга килеп, аны тәмамлаганнан соң эшкә калучылар күп булды. Кайчандыр Чаллы шәһәренә - "КамАЗ" төзелешенә эшләргә килүче казахлар да бар иде. Алар монда гаиләләре белән төпләнеп калды, балалар-оныклар үстерде. Үз вакытында якшәмбе мәктәбендә казах сыйныфын да ачкан идек. Хәзер инде мәктәп яшендәге балалар үсеп җитте, казах сыйныфын тотуның кирәге калмады, - диде ул.
Сәгыйт Джаксыбаев үзе дә институтка укырга килгән җиреннән кала монда. Тумышы белән ул Казахстанның Караганда өлкәсенең Җизказган районы Карсакпай авылыннан. 60 нчы еллар ахырында Казан авиация институтына укырга килә, аны тәмамлагач, институт каршында "Икътисади объектлар белән идарә итү һәм аларның динамикасы" дигән өлкә фәнни тикшеренү лабораториясен оештыра һәм аны җитәкли дә. Техник фәннәр кандидаты була, шул ук институтта укыта да. 1991 елда Татарстанның казах җәмгыяте оешкач, аны җитәкләргә алына.

Казахстанның кайбер билгеле җәмәгать эшлеклеләре дә кайчандыр Казанда яшәгән һәм укыган. Ике тапкыр Россиянең Дәүләт Думасы депутаты буларак сайланган Әхмәт Беремжанов белән беренче казах календарен төзегән Мөхәммәтҗан Кадабаев Казан университетында укыганнар. Казахстан халык комиссарлары советының беренче рәисе Сейткали Мендешев да Казанның укытучылар семинариясен тәмамлаган. Икенче яктан, Казахстан үзебезнең татар эшлеклеләре Латыйф Хәмиди, Рәшит Абдуллин, Фуат Мансуров өчен иҗат чыганагы булып торган. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай да иҗади эшчәнлеген Казахстанда башлаган.

- Татарстанда яшәүче казахларга мөнәсәбәт тә яхшы, чөнки телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребездә уртаклыклар бар, - ди Сәгыйть әфәнде.
«Казахстан» казах милли-мәдәни автономиясе» вәкилләре һәрдаим очрашулар, түгәрәк өстәлләр дә уздырып тора икән. Алар аеруча милли бәйрәмебез булган Нәүрүзне билгеләп үтәргә ярата. Казахстанның дәүләт көне, Казахстанның беренче президенты көннәрен уздырганда да бөтен казах диаспорасы җыела.


«Казанга кире кайтыр идем»
Хәл-әхвәл белешеп, Казанда узган "Төреквидение - 2014" бәйгесендә җиңү яулаган Казахстан җырчысы Жанар Дугаловага шалтыратып алдык.
Жанар күптән түгел генә яңа клип төшергән. "Төрекевидение" бәйгесендә җиңү яулап, мәдәният өлкәсендә ирешкән казанышлары өчен Казахстан хакимияте премиясен дә тапшырганнар үзенә.

- Бәйге минем иҗатыма тагын бер этәргеч бирде. Хәзерге вакытта төрек музыкаль каналы белән килешүләр алып барабыз. Казанны бары тик уңай яктан гына искә алам. Әле дә анда алган эмоцияләрне, хис-кичерешләрне оныта алмыйм. Кызганыч, конкурска әзерләнеп, шәһәр буйлап рәхәтләнеп йөри алмадым. Сезнең театрларыгызга барасым килгән иде. Алар турында бик күп ишеттем. Хәзер Казанга кире кайтып, аның тарихи үзәкләрен карап чыгарга хыялланам. Сезнең халык та безнең кебек үк кунакчыл икән. Казанга очып килүгә мин төрле язмалар, элмә такталарга игътибар иттем. Шунда телләребез охшашлыгына кабат инандым. Укыган һәр әйберне аңладым. Телләребез генә түгел, мәдәниятларебез дә охшаш безнең. Хәзер татар җырына да ихтирамым зур. Элек тә дусларым киңәше буенча тыңлый идем. Татар җырларын яттан белмәсәм дә тыңларга яратам. Татар көе башкалардан милизматикасы белән аерыла, - диде Жанар.

Фото www.tengrinews.kz сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading