16+

Татарстанда кош гриппы булуы ачыкланды: 447 мең тавыкны юк итәчәкләр

Татарстанда кош гриппы булуы ачыкланды: 447 мең тавыкны юк итәчәкләр

"Май безнең өчен уңышлы килмәде", - ди Татарстан Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов. 21 апрельдә Ростов өлкәсеннән кергән күркә итендә кош гриппы ачыкланган булган. Бу продукция безнең республикада 326 тонна исәпләнә. Хәзерге вакытта Россельхознадзор идарәсе күркә партияләрен тикшерә.

Бу эш буенча нәтиҗәләр чыгарырга да өлгермәделәр, тагын бер яңалык - 7 май көнне Лаеш кошчылык комплексында H5 штаммлы вирус табылган. Әлегә кош гриппының комплекска ничек үтеп кергәне билгесез. Бәлки кыргый күчмә кошлар йоктыргандыр, кошлар өчен кайтартыла торган азык-төлек аша күчкәндер, кеше факторы да роль уйнарга мөмкин дип фаразлыйлар. Ничек кенә булмасын, 15 меңгә якын тавык инде үлгән. Аларны яндыралар. Якын арада Лаеш кошчылык комплексында булган барлык 447 мең баш тавыкны да юк итәчәкләр. Аннары чистарту эшләре вакытында карантин игълан ителәчәк. Комплекста эшләүчеләргә вирус иярмәсен өчен дә барлык саклык чаралары күрелә.

- Лаеш кошчылык комплексы җитештергән товар базарда 10 процентны гына тәшкил итә. Шуңа да бу вакыйга йомырка бәяләренә тәэсир итәр дип уйламыйм. Хуҗалык үзе кызганыч. Комплекска 100 миллион сумлык зыян киләчәк. Аларга мөмкинлектән чыгып ярдәм кулы сузарбыз дип уйлыйм, - диде Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов.

"Лаеш кошчылык комплексы" товарын "Деревенька" исеме белән чыгара иде. Май аенда алар җитештергән 1 миллионга якын данә күкәй сатуга чыгарылган. Аларның 300 меңе кибет киштәләреннән алынган. 214 меңе балалар туклануы өчен каралган булган. Ул партия дә тикшерелә.

"Деревенька" күкәйләрен алган кешеләргә Россельхознадзор идарәсе тәүлек буе эшли торган лабораториягә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. H5 штаммлы вирусның кешегә ни дәрәҗәдә зыянлы икәнен әлегә төгәл генә әйтеп булмый. Владимирдагы Бөтенроссия терлекчелек фәнни-тикшеренү институты уздырган лаборатор тикшерүләр нәтиҗәләре ачыклангач, бу хакта төгәлрәк әйтеп булачак. Россельхознадзор идарәсе Лаештагы кошчылык комплексын соңгы тапкыр 3 ел элек тикшергән булган. Быелның 16 мартыннан кергән карар нигезендә хәзер кош үрчетүче фабрикаларны ешрак тикшерергә дә мөмкинлек бирелгән. Хәер, бу вакыйгадан соң, болай да тикшерүләр булмый калмас. Лаеш кошчылык комплексыннан ун чакрым зонада урнашкан шәхси хуҗалыктагы тавыкларны тикшерә башлаганнар инде. Кабат кош гриппы ачыкланмаган.

Кош гриппы белән авырган тавык йомырка ашадым, дип шикләнгән кешеләргә Татарстанның баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов артык борчылмаска киңәш итә. "Әгәр моңа кадәр авырмагансыз икән, димәк, бар да яхшы,- ди ул. - 70 градус эсседә вирус үлә. Ә йомырканы пешермичә берәү дә ашамый торгандыр". Сораулар туса, Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсенең Дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлегенең кайнар элемтә телефонына (843) 278-93-53, 277-65-14 номерлары аша шалтыратырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading