16+

“Татарстанда һәр көнне Халыклар бердәмлеге көне дип әйтергә мөмкин”

Республикабыздагы бердәмлек ул төрле милләтләрнең килешеп яшәвенә күркәм бер үрнәк.

“Татарстанда һәр көнне Халыклар бердәмлеге көне дип әйтергә мөмкин”

Республикабыздагы бердәмлек ул төрле милләтләрнең килешеп яшәвенә күркәм бер үрнәк.

173 төрле халыкның үзара татулыгы туган җиребез тынычлыгын, үсешен тәэмин итүче күрсәткеч булып тора. Татарстанда һәр көнне Халыклар бердәмлеге көне дип әйтергә мөмкин.

4 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Мәскәүнең "Россия сегодня" агентлыгы белән оештырылган видеокүпердә сүз, асылда, Россия халыклары дуслыгы турында барды. Чарада катнашкан спикерларның сүзе бер булды: Халыклар бердәмлеге көне ул иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Әлеге көн илдә ун ел элек барлыкка килде һәм ел саен аның эчтәлеге тулылана гына бара.

Видеокүпердә катнашкан "Интертат" электрон газетасы Илназ Фазуллин сүзләренчә, дуслык дөньяны коткара.
- Татарстанда яшәүчеләр өчен толерантлык ул гадәти күренеш. Ул безнең өчен шулкадәр гадәти, без аңа игътибар да итмибез, чөнки безнеңчә башкача булырга да мөмкин түгел.

"Татарстан" журналы баш мөхәррире Артем Тюрин исә, Татарстанда һәр көнне Халыклар бердәмлеге көне дип әйтергә мөмкин, дип белдерде.

- Татарстан матбугат чараларында халыклар дуслыгы темасына игътибар ни дәрәҗәдә бирелә дигән сорауга ул:

- Бездә, аерым алганда республика мәгълүмат чараларында халыклар бердәмлегенә зур игътибар бирелә. Газета-журналлар өч телдә: дәүләт телләрендә һәм милли телләрдә басыла. Милли бәйрәмнәр, традицияләргә кагылышлы һәр чара яктыртылып бара. Бездә Халыклар дуслыгы йорты да эшләп килә, ул бик зур колачлы эшләр алып бара, - дип җавап бирде.

Түгәрәк өстәлдә Мәскәү ягыннан катнашкан Мәскәүнең кырым татарлары җәмгыяте вәкиле Тимур Булгаков, Молдаваннар оешмасы җитәкчесе Александр Калинин, Россия халыклары ассамблеясе советы рәисе, удмуртлар җәмгыяте җитәкчесе Светлана Смирнова үзләренең чыгышларында Халыклар бердәмлеге көненең ил өчен мөһим бер бәйрәм икәне турында сөйләде.

Аралашу азагында «Татар-информ» агентлыгының генераль директоры Леонид Толчинский, халыклар бердәмлеге дигәнне киңрәк мәгънәдә аңларга кирәк, ул үзара дуслык кына түгел, бер-беребезгә карата сабырлык күрсәтү дә, игътибарлы булу да, дип белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading