16+

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры казанлыларның бер-ике атнага сабыр итүләрен сорады

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры казанлыларның бер-ике атнага сабыр итүләрен сорады

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Министрлар Кабинетында узган брифингта казанлыларның бер-ике атнага сабыр итүләрен сорады.

- Конфедерация кубогы матчларына әзерлек кысаларында Казанда 26 урам юлы төзекләндерелә. Һава торышы бераз комачаулый. Юл төзүчеләр тылсымчылар түгел, ләкин, эшне футбол матчларына кадәр өлгертәчәкбез. Юл төзелешләре барганда хәрәкәт кыенрак, әлбәттә. Яхшы юллар барлыкка киләчәк, шунлыктан, аз гына сабыр итик,-диде министр Ленар Сафин.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев өстәп әйткәнчә, башкалада гомүми исемлектә 64 урам юлы һәм 95 ишегалды юлы төзекләндерелә.

- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә Казанда 2011 елдан башлап инде 1445 ишегалды яңартылды, - диде Игорь Куляжев. Бу әле шәһәрдәге ишегалларының 48 проценты гына.

Ленар Сафин сөйләгәнчә, Казан белән Чаллы агломирацияләре "Имин һәм сыйфатлы юллар" федераль өстенлекле проектына кертелгән. Агломирация шәһәрнең эчке юлларын һәм федераль автотрассаларның шәһәргә тоташкан өлешләрен колачлый. Федераль һәм республика бюджетлары хисабына быел, тулаем исәптә, Казанда - 120, ә Чаллыда 62,7 километр юл төзекләндерелә.
Республикада бу җәйдә федераль һәм төбәк әһәмиятендәге 120 километр яңа юл төзү, гамәлдәге юлларның 1200 километр өлешенә капиталь ремонт үткәрү каралган. Яңа биш күпер салыначак.

- Татарстан Президенты муниципаль берәмлекләрдә юллар төзү мәсьәләсенә нык игътибар бирә,- дип дәвам итте сүзен министр Ленар Сафин. - Быел 27 торак пунктка асфальт юл сузыла. Гомумән, 2010 елдан бирле 372 авыл асфальт юллар белән тоташтырылды. Авылларда 370 урам юлы яңартыла.
Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге федераль автомобиль юллары идарәсе җитәкчесе Илдар Минһаҗев М-7 "Волга" федераль автотрассасының Казан белән Чаллы арасындагы өлешен үзгәртеп төзү 2018 елга тәмамланачак, дип ышандырды.

- Питрәч районындагы Шәле авылыннан Балык Бистәсенең Күки авылына кадәрге өлештә ике участок быел файдалануга тапшырыла. Киләсе елда тагын бер 31 километрлы участок эшләнеп бетәчәк. Юл аварияләрендә һәлак булганнарга федераль автотрасса читендә кабер чардуганнары куелырга тиеш түгел, әлбәттә. Юл читләрендәге чардуганнар алынырмы яки калдырылырмы, бу хакта әле тәгаен бер карар юк, - диде Илдар Минһаҗев.

Юл төзелешендә сыйфат-катгый таләп, дип, искәртте министр Ленар Сафин. Казанда, мәсәлән, подрядчы оешма узган ел Әмирхан урамы юлына асфальт түшәгәндә тиешле таләпләрне сакламаганы өчен быел шул ук эшне үз хисабына кабат башкарырга мәҗбүр булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading