Республиканың “Экология” илкүләм проекты кысаларындагы эшчәнлеге башкаларга үрнәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин урман хуҗалыгы министрлыгының узган елдагы эшчәнлеген уңай бәяләде.
Яшел байлык
– Урманчыларга рәхмәт! Ходай бүләге ул урман. Гөмбәләр һәм җиләкләр дә Ходай бүләге. Киселгән агач урынына бер үсенте утыртыла икән, бу яхшы. Берне генә түгел өчне утыртырга тырышырга кирәк. Урманнар ишәйсен, кешегә сулыш алу өчен һава саф булсын. Урманнарда колачлы янгыннарга юл куелмады. Төркиядәге тау кунакханәсендәге янгында кешеләр һәлак булды, әнә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кайгыларын уртаклашып, Төркиягә хат җибәрде. Татарстанның икътисади яктан ныклыгы, бездә 150 милләт вәкилләренең дус яшәве дошманнарның ачуын китерә. Махсус хәрби операция башлангач, Татарстанга очучысыз очу аппаратлары белән һөҗүмнәр ясый башладылар, хәтта. Урманчылар, сез үз өлкәгездә бердәм эшләгез. Урманчылар династияләренә теләктәшлек күрсәтегез. Ватанпәрвәрлек хисе, Татарстанда яшәүгә горурлык хисе булсын, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстанда хәзер урман 1 миллион 261 мең гектар мәйданны били.
– “Экология” илкүләм проекты кысаларында, “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Узган ел 2,8 мең гектарда урман торгызу эшләре башкарылды, 11,6 тонна орлык җыелды, 33,7 миллион берәмлек кәлшә-үсенте булдырылды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә 43 корылма капиталь төзекләндерелде, быелгы планга тагын 9 учреждение алынды, – дип әйтеп үтте үзенең докладында урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.
Ватан сакчыларына дан!
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан, узган ел “Хәтер бакчасы” (“Сад памяти”) халыкара акциясендә 1,5 миллион агач утыртылды. Ул яу кырында һәлак булган 378 мең татарстанлыга багышланды.
– Урманчылыклардан 17 хезмәттәшебез махсус хәрби операциядә катнашырга китте. Донецк һәм Луганск республикаларына агач чималлары, үсентеләр җибәрәбез. Аларга булышлык күрсәтү безнең кешелеклелек бурычы. Россия Президенты Владимир Путин тәкъдимендә, 2025 ел – Ватан сакчысы елы, шулай ук быел Бөек Җиңүгә – 80 ел. Күп эшләребез әлеге вакыйгалар рухында үткәреләчәк, – диде Равил Кузюров.
Урман утны яратмый
“Урман янгыннарын сүндерү үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Айдар Гайфуллин сөйләгәнчә, узган ел табигатьтә корган үләннәр яна башлауның 258 очрагы теркәлгән, 2 урында урманга ут каба башлаган.
– Ут каба башлаулар тиз арада сүндерелде. Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә урманчылыкларда янгын сүндерү техникасы елдан-ел яңартыла, – диде ул.
Татарстанның Фәннәр академиясе президенты, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов урман хуҗалыгында эшләрнең фәнгә нигезләнеп алып барылуын хуплады.
– Казанның аграр университеты “Россия имәннәре” проекты башлангычы белән чыкты. “Татнефть” гаммәви акционерлык җәмгыяте төп хезмәтләреннән тыш, табигатьне саклау максатларында ел саен агачлар утырта. Бу башлангычлар матур үрнәк, – диде Рифкать Миңнеханов.
Идел буе федераль округының Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе вазифасын башкаручы Сергей Ковалев та Татарстан урманчыларының эшчәнлеген мактап сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар