Мәскәүдә ВДНХда “Экология” илкүләм проекты кысаларындагы “Россия сулары” Бөтенроссия акциясенә йомгак ясалды.
Татарстан җиңү яулады һәм 1нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
—Татарстан инде өченче ел рәттән беренче урынны яулый, бу- барлык татарстанлыларның җиңүе. “Россия сулары” акциясендә республикадан 323 мең кеше катнашты. Сулыкларда 9 чакрым яр буйларыннан 22 318,25 кубометр чүп-чар җыеп полигоннарга китерелде. Акциядә җиңгән өчен акчалата приз каралмаган, ләкин ил төбәкләре арасында 1нче дәрәҗә Диплом алу ул бик мактаулы,-диде республиканың экология министры урынбасары Егор Тарнавский “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
“Россия сулары” Бөтенроссия акциясе бишенче елын үткәрелә, 5 җиңүче билгеләнә. Быелгы акциядә икенче урынны Карачай-Черкес Республикасы алган, ә бишлекне Башкортстан Республикасы йомгаклаган.
Татарстан мәктәпләрендә 103 экология сыйныфы эшли. Укучылар 10-15 ноябрьләрдә 185 тонна макулатура җыйган, 5 елда бирле 145 тонна искергән батарея тапшырылган.
—Россия Президенты Владимир Путин экологияне саклауга, экология тәрбиясенә нык әһәмият бирә. Республика мәктәпләрендәге “Экопатруль” әгъзаларыннан рөхсәтсез чүплекләрне күрсәтеп 7 349 хәбәр керде. Олысы-кечесе шулай бергәләшеп тырышканда гына без киләчәкнең экологик иминлегенә ирешә алачакбыз, - диде Егор Тарнавский.
Экология министрлыгының экология агартуы бүлеге җитәкчесе Ольга Артемьева сөйләгәнчә, республикада яшь натуралистлар катнашында акцияләр, “Татнефть” җәмгыяте ярдәмендә слетлар оештырыла.
—Яшь натуралистларның табигатьне яратулары сөендерә. Алар өлкәнрәк сыйныфларда инде “Будет чисто” яшьләр хәрәкәтенә кушыла, республикада 10 мең егет һәм кыз шушы хәрәкәт активисты,-диде Ольга Артемьева.
Баткан кораблар әлегә Идел һәм Чулман төбендә “йоклый”
Иделдән 1998 елдан башлап 1427 судно өскә күтәрелгән. Тикшерүләр күрсәткәнчә, Идел төбендә әле тагын 560 баржа, дебаркадер, теплоход ята. Татарстан территориясенә караган өлешендә Иделдә һәм Чулманда баткан 90 судно исәпләнә.
—Водолазлар 2016 елдан башлап елга төпләрен тикшерде. Баткан судноларны күтәрү мәсьәләсе “Россия диңгез-елга флоты” катнашында өйрәнелә,-диде Егор Тарнавский.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар