3 март көнне Үзәк банк карары нигезендә Татфондбанк, Интехбанк һәм Анкор банкның лицензияләре алынуы билгеле булды.
Ничек кенә булмасын, кредит оешмалары банк операцияләрен башкару хокукыннан мәхрүм булуына карамастан, кредиторларның таләпләрен игътибарсыз калдырмаячаклар. Татарстанның Икътисад министрлыгы матбугат үзәге җитәкчесе Инсар Сәгыйтов аңлатуынча, хәзер "Банкротлык турындагы" федераль закон нигезендә конкурслы идарәче яки "Банклар һәм банк эшчәнлеге турындагы" 23.1 федераль закон буенча ликвидатор билгеләнгәнче, Татфондбанк, Интехбанк, Анкорбанк белән вакытлыча администрация идарә итә.
- Кредиторларның таләпләрен канәгатьләндерү максатында игълан ителгән мораторий вакыты төгәлләнгәнче "Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы" Дәүләт корпорациясе үз вазифаларын үтәүне дәвам итә. Гражданнарның 1 миллион 400 мең сумга кадәр булган барлык кертемнәре - ашыгыч кертемнәр, валюта кертемнәре, хезмәт хакы, пенсия яки стипендия алу өчен банк карталары буенча агымдагы счетлар, шәхси эшмәкәрләр счетларындагы акчалар иминиятләштерелгән булып санала. Әлеге кертемнәр банк -агентлар аша клиентларга кайтарылачак. (РS: 28 февральгә алынган соңгы мәгълүматлар буенча, «Татфондбанк» җәмгыятенең 142 меңнән артык кертемчесе Иминият кертемнәре агентлыгыннан барлыгы 43,1 миллиард сум күләмендә акчаларын алды инде.
Интехбанк кертемчеләренә, 12,4 миллиард сум түләнде. Хәзерге вакытка бу гомуми суммадан 97,3 процентны тәшкил итә.) Банк ликвидацияләнү вакыты беткәнче банк- агентларга иминият акчасын кайтару турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә була. Иминиятләштерелмәгән акчалар исә банк ликвидацияләнүе барышында беренче чиратта канәгатьләндерелергә тиешле кредиторлар таләпләре буенча кайтарылачак. Шәхси эшмәкәрләргә бизнеслары белән бәйле исәп счетларындагы акчаларны өченче чиратта түләү каралган, - ди Инсар Сәгыйтов.
Банклар белән бәйле хәлләрдән соң, Президент Рөстәм Миңнеханов ашыгыч киңәшмә уздырган иде. Ул банк активлары читкә чыгарылмаска тиеш дигән бурыч куйды. Әлеге чара банкның зыян күргән клиентларына түләүләрне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук банк тармагында кризис килеп чыгуга катнашы булган бөтен затларны җаваплылыкка тартырга дип тә ассызыклады Президент.
Инсар Сәгыйтов "ШК"га банклардан лизенция алынган очракта кредиторлар белән ниләр булачагын да аңлатып узды. Вакытлыча администрациянең төп бурычларының берсе - кредит оешмасының милкен бәяләү, банкротлык билгеләрен ачыклау һәм Үзәк банкка кредит оешмасын банкрот дип тануны сорап үтенеч язуы әзерләү. "Вакытлыча администрация клиентларның банкларга карата таләпләрен ачыклау өчен аларны кредиторларның таләпләре реестрына исәпкә куя. Әлегә реестрга эләгү өчен кредиторлар үзләре турында мәгълүмат( исем, фамилия, туган ел, яшәү урыны һ.б.) бирергә тиешләр. Арбитраж суды тарафыннан оешма банкрот дип игълан ителсә, бер елга конкурслы җитештерү (конкурсное производство) ачыла. Конкурслы идарәче сайлап алына. Аның төп бурычы кредиторларның таләпләре реестрын, конкурс массасын формалаштыру. Конкурслы идарәче кредиторларның таләпләрен канәгатьләндерү даталарын раслый. Шул вакыт узганнан соң, кредиторлар таләпләре реестры ябык дип исәпләнә. Кредиторлар үз таләпләрен банкның банкротлыгы турында игълан басылгач, кимендә 60 көн үткәннән соң әйтергә тиеш. Реестрга кертүне сорап кредиторлар конкурслы җитештерү барышында ук мөрәҗәгать итә ала. Кредиторларның таләпләре үтәлеше суд ярдәмендә хәл ителә, - дип шәрехләде Инсар әфәнде.
Икътисади терминнарны гади халык теленә күчерсәк, конкурс массасы ул - банкның милке. Һәр лицензиясе алынган оешманың билгеле бер кыйммәткә ия күчемсез милке, финанс активлары була. Аларны конкурслы идарәче бәяли. Шул суммадан чыгып кредиторларның таләпләрен канәгатьләндерү чираты билгеләнә. Инсар Сәгыйтов әйтүенчә,килешү нигезендә клиентлары гомеренә, сәламәтлегенә зыян китергән очракта банк җавап тота, шуңа да физик затларның мәнфәгатьләрен беренче чиратта канәгатьләндерәчәкләр. Икенче чиратта хезмәт килешүе нигезендә банкта эшчеләренең хезмәт хаклары, пособиеләре түләнә. Калган зыян күрүчеләрнең таләпләре өченче чиратта канәгатьләндереләчәк.
Гаеплеләргә килгәндә, "Аеруча зур күләмдә акча үзләштерү" маддәсе буенча инде биш кеше кулга алынды. Алар барысы да "ТФБ Финанс"("Татфондбанкның" бүлендеге) инвестиция компаниясеннән барлыгы 90 миллион сум акча урлауда гаепләнәләр. "Татфондбанк"ның элекке җитәкчесе, 52 яшьлек Роберт Мусин исә 16 апрельгә кадәр сак астында булачак. Тикшерүчеләр фаразлавынча, "Татфондбанк" җитәкчеләре, кредит алу һәм аны үз максатларында куллану ниятеннән, 2016 елның августында Россия Үзәк банкына ялган документлар тапшырган. Алар "Татфонбанк"ның табышлы активлары булуы хакында ышандырып, 3 миллиард сумнан артык кредит алганнар һәм ул акчаларны үз фирмаларына күчергәннәр, дип хәбәр итә "Татар информ".
Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча Комитетның урынбасары Марат Галеев фикеренчә, берьюлы өч банкның лицензиясе алынуы драма булса да, трагедия түгел. " Мин моннан да катлаулырак хәлләрне хәтерлим. Минемчә, финанс югалтуларга караганда, репутацияне югалту күпкә авыррак. Аны кабат кайтару озак. Әмма, кайтарырга туры киләчәк.
Башка юл юк. Банклар белән бәйле вәзгыять куркуга төшү өчен сәбәп түгел. Республиканың икътисады тотрыклы ,бу авырлыкларны ерып чыгарбыз дип уйлыйм. Әлбәттә, күп эшмәкәрләр өчен шактый авырга туры килә. Хәер, һәрберсе өчен төрлечә. Кемгәдер 10 миллион сум чүп кенә, ә кем өчендер сизелә, икенче берәүгә бөтенләй үлем белән бер булырга мөмкин. Кайберәүләргә барысын да яңадан башларга туры киләчәк. Нишлисең, тормыш шулай корылган. Һәрчакта да барысы да алга гына бармый",- дигән Марат Галеев "События"гә әңгәмәсендә.
Банкның лицензиясе алынган очракта да кредитны түләргә кирәк. Әгәр кредит алучы бурычын вакытында түләп бармый икән, банк, кредитны мәҗбүри түләттерүне сорап, судка да мөрәҗәгать итә ала. Банкның лицензиясе алынган көннән алып арбитраж суд аның банкротлыгы турында игълан иткәнче заемщик ай саен тиешенчә, график буенча кредитны каплап барырга бурычлы. Бу акчаларны банк белән вакытлыча идарә итә торган хакимият күрсәткән реквизитлар буенча түләргә кирәк. Банк банкротлыкка чыккач та, asv.org.ru сайтында «Банкларның ликвидацияләнүе» бүлегендә үзегезнең тиешле банкны табып, шунда күрсәтелгән исәп счетына кредитны түләргә тиеш буласыз. Кыскасы, ничек кенә булмасын, банк ябылу кредит түләүдән азат итми.
Кертемнәре кайтару турында тулырак мәгълүматны Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгының кайнар элемтә номеры (8-800-200-08-05) аша, шулай ук агентлыкның «Иминият кертемнәре/Иминият очраклары" (www.asv.org.ru).бүлекчәсендә дә укырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар