16+

Таушалган кәгазь акчаны нишләтергә?

Нинди акча белән кибеттә түләп була, ә нинди хәлдәгесен коммерция банкында алыштырырга туры киләчәк? Сүзебез шул хакта.

Таушалган кәгазь акчаны нишләтергә?

Нинди акча белән кибеттә түләп була, ә нинди хәлдәгесен коммерция банкында алыштырырга туры киләчәк? Сүзебез шул хакта.

Кайвакыт кәгазь акчаны киемнәр белән ялгыш кына кер юу машинасына салалар, яки кул астында башка кәгазь булмаганда берәр кирәкле мәгълүматны язып куялар... Гомумән, алар кулдан кулга күчеп йөри-йөри дә таушалып бетә. 

Кыршылганны – кибеткә
Әгәр кәгазь акча кыршылган, пычранган, әйтик, май яки буяулардан зур булмаган таплар калган, ләкин сурәтләр ачык күренә икән, аны әле кибеттә кабул итәргә мөмкиннәр.
Нишләргә? Бу купюра белән кибеттә түләргә ярый. Ләкин, банкнотка җитди зыян килгән булса, бик зур таплары да күренсә, аны банкта алыштырырга туры киләчәк.

Чит-ят билгеләр булса
Әгәр кәгазь акчада ниндидер чит язулар яки рәсемнәр, штамп эзе күрсәгез.
Нишләргә? Мондый купюра белән кибеттә түләргә ярый. Ләкин инде аның гомере санаулы – банкка китерү белән бу акча әйләнештән чыгарыла һәм юк ителә.
Ә менә банкнотта җитештерү брагы тапсагыз (сирәк кенә андый хәл дә очрый), ул акчаны алыштырырга рөхсәт ителә.

Банкнот ертылса
1. Кәгазь акчада кечкенә тишекләр булса.
Нишләргә? Мондый очракта кибеттә түләргә мөмкин. 
2. Кәгазь акчаның бер почмагы яки кырые ниндидер сәбәпләр аркасында ертылган, юкка чыккан булса.
Нишләргә? Мондый акча белән дә кибеттә түләргә ярый. Ләкин аның шактый зур почмагы яки кырые югалган икән, банкка мөрәҗәгать итүең хәерлерәк.

3. Кәгазь акчаның шактый зур өлеше юкка чыккан, мәсәлән, янган яки кислотага эләккән булса.
Нишләргә? Һичшиксез, банкка барырга кирәк. Гомумән, әгәр кәгазь акчага ниндидер сәбәп аркасында (әйтик янгында, табигый бәла-каза вакытында) зур зыян килгән икән, аларны алыштырып була. Моның өчен калган барлык кисәкләрне җыеп, банкка илтәләр. Ә анда ул акчаны Россия Банкы бүлекчәсенә экспертизага җибәрәчәкләр. Бу экспертиза бушлай, бераз көтәргә генә туры киләчәк. Әгәр акчаның алыштыруга яраклы өлеше сакланып калса, алар урынына яңасын бирәчәкләр. Акчага янгын яки табигый бәла-каза аркасында зыян килгән очракта, бу хәлне раслый торган белешмә кәгазе дә тапшырырга киңәш ителә.

4. Ертык урыннар булса
Нишләргә? Мондый купюраны да кибеттә кабул итәргә тиешләр. Әмма, ертылган урыннар бик зур булса, банкта алыштырып кайтырга кирәк.
5. Банкнот берничә кисәккә ертылса
Нишләргә?  Банкнот ертылган яки киселгән икән, аны ябыштырырга һәм банкта яңага алыштырырга мөмкин. Ләкин ертылса да, купюра кисәкләренең кимендә 55 проценты сакланган булырга тиеш.

6. Банкнот буялган булса
Әгәр кәгазь акчаны киемнәр белән ялгыш кына юсагыз, аңа буяулар сеңәргә мөмкин. 
Нишләргә? Буялган банкнотны, банкка алып барып, яңага алыштырырга кирәк.
Әгәр урлау очрагыннан саклау өчен банкларның махсус буявы белән тамгаланса, андый купюраны алыштырып булмый.

Ә тимер акча белән нишләргә һәм әйләнештән чыккан акчаны алыштырырга мөмкинме? Бу сорауларга Россия Банкының Fincult.info белем бирү порталында җавап таба аласыз.

Россия Үзәк банкының Идел-Нократ

Баш идарәсе бүлеге – Татарстан Республикасы Милли банкы.
Фото: https://www.freepik.com/

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading