16+

Террорчыларны күрсәтүчегә 1 миллион сум акча вәгъдә итәләр

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, аеруча каты җинаятьләр оештыруда, шулай ук үтерүләрдә һәм террорлык актларында катнашуларда шикләнеп, Татарстанның өч кешесен эзли. Болар: 1976 елда Чистайда туган Мингалиев Рәис Ринат улы, 1976 елда Казанда туган Вәлиев Роберт Равил улы, 1976 елда Казанда туган Исмәгыйлов Альберт Фәрит улы.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тикшерүләр әлеге кешеләрнең Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте мөфтие урынбасары Вәлиулла Якуповны үтерүдә, шулай ук республика мөфтие Илдус Фәйзовны үтерергә җыенуда катнашлары барлыгын ачыклаган.
Эзләнүче террорчылар турында кыйммәтле хәбәр җиткерүчегә 1 миллион сум акча вәгъдә итәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading