16+

«Әтиләр берлекләре»н балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә булдырырга җыеналар

Кытайда әти кеше баласы белән көненең 55 минут вакытын үткәрсә, Россиядә бу күрсәткеч 6 минут белән чикләнә икән.

«Әтиләр берлекләре»н балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә булдырырга җыеналар

Кытайда әти кеше баласы белән көненең 55 минут вакытын үткәрсә, Россиядә бу күрсәткеч 6 минут белән чикләнә икән.

Әтиләр исем өчен генә булырга түгел, балаларны тәрбияләүдә дә катнашырга, үрнәк күрсәтергә тиеш, ләбаса. Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән 2008 елда эшли башлаган "Әтиләр берлеге" иҗтимагый оешмасы бу өлкәдә үзен күрсәтер дигән ышаныч бар. Оешманың II республикакүләм конференциясендә ата тәрбиясе хакында сөйләштеләр.
Конференция "Әтиләр берлеге" рәисен сайлаудан башланды. Элеккеге җитәкче Айрат Шәфигулинны Татарстанның премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев алыштырды.

Чарада министрлыклардан вәкилләр үз фикерләрен җиткерде. Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров "Әтиләр берлеге"н социаль яклау бүлекләре белән тыгыз элемтәдә эшләргә өндәде. Әйтик, имин булмаган гаиләләрдә аңлату эшләре алып барырга кирәк, авыр хәлдә калган балалар белән шөгыльләнү файдалы булыр иде. Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов исә әтиләрнең сәламәтлегенә басым ясады:

- Ирләрнең гомер озынлыгы хатын-кызлар белән чагыштырганда 10 елга кыскарак һәм күп ир-атлар үз сәламәтлекләрен үзләре сакламый. Һәр икенче ир-ат спорт белән шөгыльләнми, ялган аракыдан агуланып көнаралаш бер ир-ат үлә. Эштән соң 50 грамм аракы кабып куюны күпләр эчү дип тә санамый, ә бу начар гадәт аркасында күпме кеше харап була. Диспансеризация узмаучылар арасында да күбесе ирләр. Югыйсә, аларда еш очраган мәни бизе рагы нәкъ менә беренчел тикшерүләр вакытында ачыкланырга мөмкин. Элегрәк гаиләдә бала булмаса, хатын-кыз аркасында дип сөйләшә идек, ә хәзер күп очракта балага уза алмауда нәкъ менә ир-ат гаепле. Алты мең гаилә ясалма орлыкландыру ярдәмендә балага узарга чиратта тора. Әтиләр, уйланыгыз, үзегезне кайгыртыгыз! - дип мөрәҗәгать итте ул.

Яшьләр эшләре һәм спорт министры урыбасары Алмаз Мингулов исә әтиләрне балалары белән спорт мәйданчыкларына ешрак йөрергә өндәде. Ул шулай ук яшь гаиләләрне социаль яклау; спорт инфракструктурасын үстерү турында да сөйләде. Сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру өчен спартакиадалар уздыру, ГТО тапшыру, әтиләр катнашында бәйгеләр үткәрүнең мөһимлегенә тукталды ул. Әйтик, нигә әле "Яшь әти" бәйгесе уздырмаска дигән тәкъдимен дә җиткерде.

Чаллыда "Әтиләр берлеге" инде җиде еллап эшләп килә. Берлеккә кергән әтиләр төрле: кайсы театр белгече, кайсы каратэ белән шөгыльләнә, кайберләре җитәкче, кайберләре гади эшче, ләкин барысын да бер максат берләштерә - балаларга дөрес тәрбия бирү. Биредә ялгызы гына балаларын үстерүче әтиләргә дә ярдәм күрсәтелә. Әйтик, Татарстанда беренче тапкыр Чаллыда бер атага ана капиталы түләнгән. "Әти көне", "Әтиләр парады" кебек бәйрәмнәр дә еш уза анда. Берлекнең активисты, үзе дә күпбалалы Юрий Соленов: "Балаларны әтиләр үрнәгендә тәрбияләү бик мөһим. Бездә балаларга аталар азрак игътибар бирә, үзебез исән чакта сабыйларыбызга чын әти була белсәк иде", - ди. Конференциядә "Әтиләр берлекләре"н балалар бакчаларында, мәктәпләрдә булдырырга кирәклегенә дә басым ясалды. Татарстанның һәр районында да мондый оешмалар эшләргә тиеш. "Әтиләр берлеге"нең утырышларын квартал саен уздыруны гадәткә кертергә ниятлиләр.


Фото: propapu.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading