16+

«Әтиләр көне» кирәкме? (ФОТОЛАР)

8 июльдә узган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә "Әтиләр берлеге" иҗтимагый оешмасы, Россия Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Александр Сидякин җитәкчелегендә, "Әтигә - открытка" акциясе уздырды.

«Әтиләр көне» кирәкме? (ФОТОЛАР)

8 июльдә узган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә "Әтиләр берлеге" иҗтимагый оешмасы, Россия Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Александр Сидякин җитәкчелегендә, "Әтигә - открытка" акциясе уздырды.

Акция гаилә кыйммәтләрен саклауның никадәр мөһим булуын искәртте. Чара барышында Әтиләр көнен үткәрә башларга кирәк дигән фикер дә яңгырады, аның өчен халыктан имза җыю оештырылды. Александр Сидякин сүзләренчә, әлеге бәйрәм күп кенә илләрдә йөзәр ел элек үк билгеләп үтелә башлаган.

- Россия төбәкләре арасында да Әтиләр көнен бәйрәм итүчеләр бар. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне дә, яңа бәйрәм булуга карамастан, кыска гына вакыт эчендә популярлашып китте. Күп кенә гаиләләрдә Әниләр көнен билгеләп үтү традициягә әверелде. Болар барысы да гаилә кыймәтләрен саклауга ихтыяҗ булуын күрсәтә. Димәк, безгә Әтиләр көнен дә булдырырга кирәк, - ди ул.



Россия календаренда шундый көн барлыкка килүен сорап, Россия башка төбәкләрендә дә имзалар җыелган. "Әтиләр берлеге" иҗтимагый оешмасы имзаларны «Российская общественная инициатива» сайтында да җыя. Казанда бер сәгать эчендә әлеге мөрәҗәгатькә 200 татарстанлы кул куйган. Александр Сидякин «Казан» гаилә үзәгенә бәйрәмгә җыелган халык янына шәхсән үзе барып, петициянең асылын аңлаткан, имза куярга чакырган. "Әтиләр берлеге" активистлары исә халыкка "Әтиләр көне белән!" дигән открытка тараткан. Балалар бәйрәм открыткларын шунда ук әтиләренә тапшырган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading