16+

Әтиләр көнен булдыру гаиләдә ир-атның дәрәҗәсен арттырырмы?

18 июнь - Халыкара әтиләр көне. Әлеге бәйрәм дөньяның 52 илендә билгеләп үтелә.

Әтиләр көнен булдыру гаиләдә ир-атның дәрәҗәсен арттырырмы?

18 июнь - Халыкара әтиләр көне. Әлеге бәйрәм дөньяның 52 илендә билгеләп үтелә.

Безнең Россиядә әлегә Әтиләр көне рәсми төстә кабул ителмәде, шулай да бу хакта тәкъдимнәр күптән бар, Россия Дәүләт Думасында әлеге бәйрәмне кабул итү мәсьәләсе карала. Карар кабул ителерме, юкмы - вакыт күрсәтер, ә менә "Казан Кремле" музей-тыюлыгы быел беренче тапкыр Әтиләр көнен билгеләп үтәргә булган. Ислам мәдәнияте музеенда бу якшәмбедә 14:00 сәгатьтә "Музейга әти белән!" интерактив дәресләр узачак. Әлеге чара гаиләсен кайгырткан, балаларын тәрбияләүгә җаваплы караган уңай әти образын формалаштырырга ярдәм итәчәк, ди бәйрәмне оештыручылар.

Сез ничек уйлыйсыз, әтиләр көнен булдыру гаиләдә әтиләрнең дәрәҗәсен арттырырмы?


Ринат Вәлиев, Татарстанның атказанган артисты, 8 бала атасы:
- Минемчә, Татарстанда әтиләр көне булырга тиеш. Бу һичшиксез гаиләдә әти дәрәҗәсен арттырыр иде. Әни тәрбиясе белән генә булмый. Минем өчен иң мөһиме - хатын-кызның балаларга җылы-наз бирүләре. Гаиләне тәэмин итү мәсьәләсе - әти җаваплылыгында. Үзем 5 айлык чагымда әтисез калдым. Әнигә 15 баланы ялгызы үстерүе авыр икәнен тойдым. Балалар тигез гаиләләрдә яшәргә тиеш дип саныйм. Ата кеше тарафыннан тәрбия ул - шәхси үрнәк. Ай саен 8 балама берничә мәртәбә дини дәресләр бирергә тырышам. Хәзер олыраклары белән бергә ураза тотабыз. Кичләрен бергә җыелышып төрле урыннарга ял итәргә барабыз.

Ирек хәзрәт Галиев, Арча районы Яңа Кенәр авылының имам хатибы, 10 бала әтисе:
- Әтиләр көнен рәсмиләштерүдән зыян күрмим. Бу әтиләргә игътибар арттыра торган ярдәмче чара. Шулай да әтинең дәрәҗәсен, беренче чиратта, ислам күтәрә. Дин буенча ир-атның хатын- кыз каршында хакы өстен. Элек бит әтиләр кайтмыйча ашарга утырмаганнар, ир- атны зурлап каршы алганнар, хатыннары хәтта, аякларына кадәр юган. Бу күренеш хәзер сәер тоела, әмма вәгазь сөйләп кенә файда юк, әтигә хөрмәт кечкенәдән башланырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading