16+

Тина Канделаки Казан турында: «Ниндидер өмет чаткысы күренә»

Казанда узачак Конфедерация Кубогының якынча ничегрәк узасын 17 май көнне күзәтә алдык инде. Шулай да кайбер кагыйдәләрне янәдән искәртеп китсәк, зыян булмас.

Тина Канделаки Казан турында: «Ниндидер өмет чаткысы күренә»

Казанда узачак Конфедерация Кубогының якынча ничегрәк узасын 17 май көнне күзәтә алдык инде. Шулай да кайбер кагыйдәләрне янәдән искәртеп китсәк, зыян булмас.

«Соңгы миль» нәрсә ул? Матч буласы көнне «Казан-Арена» стадионы территориясе транспорт хәрәкәте өчен тулысынча ябылачак. Шулай итеп, Чистай, С.Хәким, Ямашев проспекты, Гаврилов, Арбузов урамнарыннан инде узып булмаячак. Юл йөрешен чикләүләре тулысынча күрсәтелгән карта якын-тирәдә махсус сайтта барлыкка киләчәк. Бу чикләүләр стадион янында яшәүче кешеләргә кыенлык тудырырга мөмкин. Ләкин республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов белдергәнчә, үз йортларына керү өчен аерым юллар булдырганнар. Өйгә кайту өчен бер кешегә дә аерым документлар тутырырга кирәк түгел.

Бушлай транспорт. Матчка билетлары булган кешеләр җәмәгать транспорты һәм электричкадан бушлай файдалана ала. Ә стадионга тамашачылар «җанатар паспорты» белән керәчәк. Бу паспорт һәм билет ярдәмендә футбол матчлары узачак Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи шәһәрләренә дә бушлай барып була. Димәк, футбол - менә дигән сәяхәт итү чарасы да. Казанга исә 40 процент тамашачы шәхси транспортында киләчәк. Алар өчен шәһәр хакимияте өстәмә машина кую урыннары әзерли.

«Җанатар паспорты» - стадионда утырган һәр кешенең иминлеге ул. Биредә җанатар турында барлык мәгълүмат тупланган. Бу исә стадиондагы куркынычсызлыкны берничә тапкыр арттыра.

Митинглар тыела. 18, 22, 24, 28 июнь көннәрендә Казанда Конфедерация Кубогы үтә. Футбол матчына әле бер ай вакыт бар. Шулай да инде 1 июньнән шәһәр халкы «чикле режимда» яшәячәк. Бу көннән 12сенә кадәр урамда Кубокка һәм Футбол буенча дөнья чемпионатына бәйле булмаган митинг, җыелыш, демонстрация, пикетлар ике сәгать вакыттан артык барырга тиеш түгел. Анда катнашкан кеше саны 150дән артмау шарт. Митингларны Дәрвишләр бистәсендә, Сәетгалиев исемендәге мәдәният сарае каршында һәм Юдинода гына уздырырга рөхсәт ителгән.

Тина Канделаки, Матч-ТВ генераль продюсеры:
«Әле бер генә Россия телеканалы да Дөнья чемпионаты һәм Конфедерация Кубогын трансляцияләү өчен рөхсәт алмады. Ләкин без бу өлкәдә эшлибез. Ниндидер өмет чаткысы күренә инде. Ә Кубок узган шәһәрләр, шул исәптән Казан турында без инде материал әзерләдек. Республика җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Аеруча да Илсур Метшинга (Казан мэры). Шәһәргә кагылышлы бер сорауга да ул «юк» дип җавап бирми. Әлбәттә, Казанда узачак Конфедерация Кубогыннан да трансляция алып барачакбыз.»

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading