16+

TMTV телеканалның туган көне!

TMTV* - татар музыкаль телеканалы яңа сезонны Туган көннән башлады!

TMTV* - татар музыкаль телеканалы яңа сезонны Туган көннән башлады!

Г.Камал театр каршындагы мәйданына 10 мең тамашачы җыелды. Чараны экстровагант Гөлназ Сафарова һәм телеканалның шеф-повары Булат Бәйрамов алып барды.

Гәҗәеп мәйданда менә дигән сәхнәдән тамашачы татар эстрадасының иң популяр җырчылары чыгыш ясады. Айгөл Рәхимова, Рәсим Фасихов, Илсөя Бәдретдинова, Иркә, Вероника Кузнецова, Ләйсән Гимаева, Мөнир Рахмаев, Альбина Аппанаева, Индива, Ришат Фазлиахметов, Илмира Нагимова, Ленар Сәйфиев... һ.б.

Ә махсус кунак Салават Фәтхетдинов булды.

Чараның спонсорларыннан бәхетле һәм җитез тамашачылар бүләкләр отты.

30 август көнне шәһәрнең төрле почмакларында бәйрәмнәр узды. Статистик мәгълүматларга караганда бу көнне иң күп кеше нәкъ менә ТМТВ туган көнендә иде. Әлеге факт, телеканалның тамашачысы бар һәм ул бик актив дигән сүз. Килгәнегез безнең өчен мөһим көндә, янәшәбездә булганыгыз өчен, зур рәхмәт сезгә, Тамашачыбыз!

*Татар музыкаль телеканал, ҖЧҖ «ТатМузТВ»

Реклама, 12+

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading