16+

Төнлә «Булгария»дән авазлар ишетелә икән

Су төбеннән күтәрелгән «Булгария» әле дә Затон бистәсе кырыенда - 122 пассажирны һәлак иткән урыныннан 7 километр ераклыкта, бозлы су эчендә үз язмышын хәл итүләрен көтә. Мәетләр инде табылып күмелгән булсалар да, аларны һәлакәткә илткән судно әле дә исән. Машиналылар юл кырыеннан үткәндә туктап ярдан 50 метр ераклыкта чайкалып әҗәл...

Су төбеннән күтәрелгән «Булгария» әле дә Затон бистәсе кырыенда - 122 пассажирны һәлак иткән урыныннан 7 километр ераклыкта, бозлы су эчендә үз язмышын хәл итүләрен көтә. Мәетләр инде табылып күмелгән булсалар да, аларны һәлакәткә илткән судно әле дә исән. Машиналылар юл кырыеннан үткәндә туктап ярдан 50 метр ераклыкта чайкалып әҗәл...

Су төбеннән күтәрелгән «Булгария» әле дә Затон бистәсе кырыенда - 122 пассажирны һәлак иткән урыныннан 7 километр ераклыкта, бозлы су эчендә үз язмышын хәл итүләрен көтә. Мәетләр инде табылып күмелгән булсалар да, аларны һәлакәткә илткән судно әле дә исән. Машиналылар юл кырыеннан үткәндә туктап ярдан 50 метр ераклыкта чайкалып әҗәл исе таратучы судно фонында фотога төшәләр. Кызыксынучылар корабка аяк басмасын өчен, ярга җылытылган будка төзеп сакчылар куелган. Якын-тирәдә балык тотучылар авыл кешеләре арасында куркыныч имеш-мимешләр дә тараткан. Алар әйтүенә караганда, төнлә белән судно эчендә тавышлар ишетелә икән. «Булгария»не саклаучылар да кизү торган һәр төндә суднодан тавышлар килү турындагы сүзләрне раслый: «Анда хатын-кызлар да, ир-атлар да сөйләшә сыман, балалар бер елый, бер көлә. Ни сөйләгәннәре аңлашылмый. Без бит еракта, яр буенда, судноның эченә кермибез, әмма көнгә берничә кат әйләнеп чыгабыз. Анда бит кыйммәтле күп әйберләр калган. Берәр нәрсә югалса - безгә җавап тотасы була», - ди сакчы булып эшләүче Дамир, авыр сулап.
«Булгария»гә менү җиңелдән түгел, бернинди дә трап юк. Бердәнбер юл - судноны яр белән бәйләп торучы металл тросслар. Түбәнге палубаларында караңгы, ут ватык тәрәзәләр аша гына үтә, бөтен җирдә җиһаз калдыклары һәм төрле әйберләр аунап ята. Капитан рубкасы диварындагы сәгать 12:30да туктап калган. Бүтән каюталардагы һәм коридордагы сәгатьләр дә шулай күрсәтә. Шомландыра. Коридордан барганда муенга ком коела, ирексездән сискәнеп куясың...» - дип яза «КП» газетасы.
Россиянең Җәмәгать палатасы мәгълүматларына караганда, Куйбышев сусаклагычында теплоходны һәлакәткә илткән сәбәп - экипаж тарафыннан җибәрелгән төрле хаталар. Җәмәгать тикшеренүе нәтиҗәләре РФ Президентына юлланган. Интерфакс хәбәр итүенчә, анда, экипаж алдан игълан ителгән метеорологик прогнозларга нигезләнеп, судноны рейска чыгару өчен тиешле гамәлләр күрмәгән, диелә. Аерым алганда, экипаж судноның тотрыклылыгын тәэмин итмәгән, иллюминаторларны япмаган, сул яктагы төп двигательне төзекләндермәгән һ.б.
Менә шулай, «кем гаепле - мескен гаепле» инде бездә. Судноның һаман юк ителмичә торуы гына күңелне борчый. Бәлки чыннан да мәетләрнең җаннары үлем теплоходы исән булганлыктан тынычлана алмыйча, төннәрен өрәк булып фаҗига урынына әйләнеп кайталардыр. «Булгария» юк ителсә, исәннәрнең дә йөрәк яралары, бәлки, бераз басылыр иде!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading