16+

Торак бәяләре төшә?!

Аналитиклар киләсе елдан фатирга бәяләр төшәчәк дип фаразлый. Бу чынлап та шулаймы, торак алырга җыенган кешегә нишләргә? Социаль ипотека программасы алга таба да эшләя­чәкме?

Торак бәяләре төшә?!

Аналитиклар киләсе елдан фатирга бәяләр төшәчәк дип фаразлый. Бу чынлап та шулаймы, торак алырга җыенган кешегә нишләргә? Социаль ипотека программасы алга таба да эшләя­чәкме?

Социаль ипотека программасы белән чиратта торучылар өчен иң көтеп алынган чор хәзер. Гадәттә, нәкъ менә декабрь аенда яңа йортларны куллануга тапшыралар. Бу юлы да шулай булырга охшаган. Социаль ипотека программасы быелга куйган бурычын 55 процентка үтәгән. Хәер, ел беткәнче тагын берничә көн вакыт бар әле. Алдагы көннәрдә дәүләт программасы буенча салынган тагын берничә йортны файдалануга тапшырмакчылар. Киләсе елга күпме торак төзеләчәге әлегә расланмаган. Ләкин шунысы тәгаен билгеле - социаль ипотека программасы булачак, ул тагын да тизрәк темплар белән эшләя­чәк.

- Җир мәсьәләсе хәл ителде. Киләсе елга Урман арты бистәсенең «Салават күпере» торак комплексында күпләп йортлар төзү планда. Социаль ипотека программасы буенча фатир алу шартлары элеккечә кала. Процент ставкалары, гаиләдә бала туганда дәүләттән бирелә торган 200 мең сум ташлама да сакла­на. Кризис катлауланып китмәсә инде. Ниһаять, менә шушы көннәрдә 2014 елның 22 апреленнән 12 ноябренә кадәр чиратта торучыларны гомуми исемлеккә кертә алдык. Ягъни бу кешеләр дәүләт торак фонды белән шартнамә төзи алачак, аларга шәхси номерлар биреләчәк. Бу хокукны тагын 1500ләп гаилә көтә әле. Гомумән алганда, социаль ипотека программасы буенча Казанда 20 меңнән артык кеше чиратта тора. Фатир бәяләренә килгәндә, очсызрак булыр дип уйламыйм. Төзелеш материаллары кыйбатлана, фатир үзкыйммәтеннән арзанрак була алмый бит инде. Бүген социаль ипотека программасы буенча төзелгән торакның квадрат метры сыйфатына, урынына карап, 31-35 мең сумга күтәрелде, - ди Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллин.

Киләсе елдан торак мәсьә­ләсендә тагын бер яңалык. Фатирга салым түләү тәртибе үзгәрә. Моңа кадәр милеккә салым инвентарьлаштыру бәясеннән чыгып саналса, Россиянең Салым кодексына үзгәрешләр кертелгәннән соң, 1 гыйнвардан салым милекнең кадастр бәясеннән чыгып исәпләнәчәк. Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге фатирлар өчен салым ставкасы 0,2 процентны тәшкил итә. Кыскасы, салым күләме яңа елдан сизелерлек артачак дигән сүз. Яңа кагыйдәләр буенча, гаиләдә бер кешегә 20 квадрат метрдан азрак торак мәйдан туры килсә, ул салымнан азат ителә. Шулай ук Советлар Союзы геройлары, Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрбиләр, Әфган сугышында катнашканнар, һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзалары, 1 һәм 2 төркем инвалидлар, пенсионерлар һәм чернобыльчеләр дә бу салымны түләмәячәк. Белгечләр фикеренчә, яңа төр салымнар кертелү фатир алырга теләүчеләр санын киметергә мөмкин. Бу исә үз чиратында, ихтыяҗ булмаганнан, торакка бәяләрнең кимүенә китерүе бар.

«Девелопмент» агентлыгында риэлтор Диләрә Хәйруллина әйтүенчә, фатирга бәяләр инде хәзердән үк төшә башлаган.
- Бер бүлмәле «хрущевка»га бәяләр бүген 1 миллион 750 мең сумнан 2 миллион 100 мең сумга кадәр. Йортларга караганда, фатирга ихтыяҗ күбрәк. 4 миллион 500 мең сумга, әйтик, 5 сутый җире белән шәхси йорт алырга мөмкин булса да, күпләр шундый ук суммага ике бүлмәле фатир алуны кулайрак күрә. «Икенчел» торак базарыннан фатир алучылар нык кимеде. Сатып алучыларның 70-80 проценты фатирны яңа төзелгән тораклардан сайлый. Классик ипотека буенча рәсмиләштерә, дәүләт программасыннан файдаланып, аз процент ставкалары белән торак алучылар бик күп. Киләсе елдан бәяләр ничек үзгәрәчәген алдан әйтеп булмый, шулай да тәҗрибә күрсәткәнчә, гадәттә кеше декабрь аенда акчаларын торакка кертеп куярга ашыга. Гыйнвар, февраль аенда торак базарында «үле» тынлык күзәтелә, - ди риэлтор. - Җитмәсә, 2016 елның мартыннан дәүләттән бирелә торган ташламалы ипотека программасы да ахырына якынлаша. Әлегә кадәр дәүләт компенсациясе ярдәмендә ипотека ставкалары киметелгән иде, марттан соң ниләр буласын Ходай белсен.

«Беренчел» торакка килгәндә, шулай ук фатирлар очсызланган икән. «Взлетный» торак комплексы белгечләре әйтүенчә, яшәргә әзер булган өр-яңа фатирны квадрат метрын 64 меңнән алырга була, ә эшләнеп бетмәгән халык телендә «черновой отделка» белән сатыла торган бер бүлмәле торакны 2 миллион 500 мең сумга да табарга мөмкин.
Ничек кенә булмасын, күп аналитиклар, күчемсез милек - акча саклауның иң ышанычлы ысулы, дип саный.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading