Бүген бөтен Иске Татар бистәсенә чәй, коймак һәм "Шәһри Казан" исе таралды. Халыкның яраткан басмасы тарихта беренче тапкыр "Чәй бәйрәме"н гөрләтеп уздырды.
Халкыбызның чәйгә һәм "Шәһри"гә мәхәббәте шулкадәр көчле, аларны хәтта давыл да куркытмады. Татар чәе белән сыйланырга бер төркем артистлар да килде. Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров әйтүенчә, ул тышына фил рәсеме төшерелгән һинд чәе эчеп үскән.
- Гастрольләрдә йөргәндә, поездда барганда, пакетлысын да эчәргә туры килә. Әмма өйдә хатын чәйнеккә пакетлы чәй сала башласа... андыйны кабул итмим. Якты чырай - такта чәй дигәндәй, якты йөз белән каршы алып сыйлаганда, теләсә нинди чәй тәмле була. Мәтрүшкә белән мавыкмаска тырышам, чөнки ул ирлеккә комачаулый, - дип шаркылдап көлде артист. Рөстәм әфәнденең тормыш иптәше - Люция ханымның әнисе төрле үләннәр җыеп җибәрә дә, Закировлар ел буе шуларны чәйгә салып рәхәтләнеп эчә.
Арчаларның тирмәсеннән бәйрәм буена халык өзелмәде. Ник дигәндә, арчалылар өчпочмак, чәк-чәк, ит бәлеше, бавырсак, бал, җиләк, кайнатмалар алып килеп, халыкка бушлай авыз иттерде. Ташкичү мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гүзәлия Хәкимова сүзләренчә, татар чәе булган табында беренче булып самавыр җырлап утырырга тиеш. Аннары куе сөт, шикәр, бал, чәй ашы, кабартма, бавырсак, ипи китә. Шунысы кызык: Ташкичүдә каймакны смәтән дип атыйлар икән.
- Бакчамда чәй бөтнеге үсә. Монда да алып килдем, әбиләр аны яфраклап та, ботаклап та алып китеп бетерде. Юкә чәчәген, җир җиләген дә җиләге белән җыеп киптерәбез, - дип серләрен сөйләде Гүзәлия апа.
Бәйрәмдә "Шәһри Казан" газетасы чәйгә багышлап уздырган шигырь конкурсы җиңүчеләрен дә бүләкләделәр. Беренче урынны алган Арчадан Зөлфия Галәветдиновага түш киереп, елкылдап торган самавыр бүләк иттек. Җиңүче әйтүенчә, беренче көнне ул 17 дүртъюллык иҗат иткән, берничә көннән тагын 12не өстәгән. Кунакларны исә Зөлфия ханым сыйфатлы яфраклы чәй белән сыйлый.
- Күбебез чәйне газда кайната. Ә безнең белән эшләгән Гүзәл ханым аны таш чәйнектә пешерергә киңәш итә иде, - диде Зөлфия Галәветдинова.
"Шәһри Казан" газетасы оештырган "Татар чәе" шигырь конкурсында икенче урынны Мамадыштан Алсу Спиридонова яулады. Ул безнең белән чәй турындагы фикерләрен бүлеште.
- Башың авыртса да, кәеф төшсә дә, чәй эч, диләр. Мамадыш якларында мәтрүшкәлесен, бөтнеклесен бик яраталар. Кыйблага карап ага торган җиде чишмәбез бар, шуларның суын алабыз, янында бөтнек тә үсә. Фәйрүзә исемле иптәш хатыным базарда чәй сата. "Менә монысы иң яхшысы, монысын яратып алалар", дип миңа иң тәмлесен тәкъдим итә. Мин бит журналист, компьютер һәрчак каршыда, "Шәһри Казан" белән элемтәдә торам, Гөлнара Ильясовнаны (Гөлнара Сабирова - "Шәһри Казан" газетасының баш мөхәррире - ред.) элек-электән бик яратабыз, ул һәр яңалыкны кыю кертә торган милләтпәрвәр. "Вконтакте"да аның "бит"енә дә кереп чыгабыз, конкурст турында да шуннан белдем. Шигырь бик җиңел, үзеннән-үзе язылды, - дип сөйләде Алсу Спиридонова.
Өченче урынны яулаган Рәмзилә Гафиятуллина үзенең дүртъюллыгында болай язган:
Борчу килсә, кәеф китсә,
Нишләргә яхшы беләм:
Тормыш ямьле, чәйләр тәмле
«Шәһри Казан»ым белән!
Дөрестән дә, бәйрәмдә борын салындырып йөрүче күзгә чалынмады. Айгөл Рәхимова, Ленар Сәйфиев Илназ Гарипов, Рөстәм Закиров, Эльвира Хәйруллина, Рәсим Низамов, "Сорнай" ансамбле һәм башка артистлар җырлаганда, олысы да, кечесе дә Иске Татар бистәсен дер селкетеп биеде.
Ахырда татар чәе белән сыйланган халык бертавыштан: "Мондый бәйрәмне ел саен үткәрергә кирәк!" - диеште.
Фоторепортаж
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар