16+

Тормышыбыз бик авыр булды, кечкенә арба белән утын ташыдык,  тирестән кирпеч ясадык

Һәр авылның үз бизәге бар! Нинди дә булса осталыкка ия яисә кул эшләренә һәвәс кешеләрнең туган җирен ямьләп яшәүләрен, шулай дим мин.

Тормышыбыз бик авыр булды, кечкенә арба белән утын ташыдык,  тирестән кирпеч ясадык

Һәр авылның үз бизәге бар! Нинди дә булса осталыкка ия яисә кул эшләренә һәвәс кешеләрнең туган җирен ямьләп яшәүләрен, шулай дим мин.

Безнең авылда да матурлыкны зурлап гомер итүчеләр күп. Гөлисә апа Галиева әнә шундый энҗеләребезнең берсе! Калмия авылында туып үскән кыз 7нче сыйныфны бетергәч, читкә китми, гомерлеккә дип туган авылында төпләнә. 14 яшеннән, беләге дә ныгымаган килеш, фермада бозаулар карарга эшкә керә.

Аннан сыер савырга күчерәләр. Лаеклы ялга киткәнче 41 ел  буе савучы булып эшли ул! Бүгенге автоматлаштырылган заманмы, бар хезмәтнеэ кулдан эшләгән чагы бит, авырлыгын ул үзе генә белә дә шул чор кешеләре генә хәтерли! 

– 25әр сыерны кул белән сава идек. Иртә-кич! Аннан тыш тиресен дә кулдан түктек, суын да чиләк-көянтә белән ташыдык. Салам-печәне дә безнең җилкәдән үтте, – ди Гөлисә апа.  

Ә бит яшьлекнең үз кызыгы! Яшь савымчы кыз кичке уеннарга чыкмый, диме?! Арылса да җыр-биюдән калмыйлар. Кич чыккач егетләр дә күзләгәндер үзләрен. Игенче авылы егете Фәрит белән дә кичке уен түгәрәгендә таныша. Беренче караштан бер-берсен ошаталар, билгеле. Тормыш корып җибәрәләр. Матур яшиләр. Ике ул, ике кыз үстерәләр. Фәрит абый авылда механизатор булып эшли. Нарат бүрәнәләрдән алты почмаклы йорт җиткерәләр. Ләкин, бәхетле көннәр озакка бармый шул, Гөлисә апа ялгыз кала... Бәхет кочагында имин генә яшәгәндә Фәрит абыйны каты авыру аяктан ега. Гаиләсен ятим итеп, бакыйлыкка күченә... Бөтен авырлык Гөлисә апа җилкәсенә өелә. Ялгызы дүрт баланы аякка бастыра, олы тормыш юлына озата. Балалары да бик тырыш, хезмәт сөючән булып үсәләр. Хәзерге вакытта Чаллы шәһәрендә яшиләр, һәммәсе дә тырыш хезмәт кешеләре. Атна саен  әниләре янына кайталар, хәл белешеп, ярдәм итеп китәләр. 

Гөлисә апа – авылда иң тырыш, уңган апаларыбызның берсе. Эшләгән чорда алдынгылыкны бирмәгән. Лаеклы ялга туктагач та: “Мин эшсез тора алмыйм”, – дип, фермада җиңелчәрәк эшкә йөри. Кайчагында язмыш гел бер кешене сыный кебек. Гөлисә апа бик яшьли әтисез калган. Әтисе Касыйм абый сугыштан яраланып, саулыгын яуда калдырып кайткан. Бик иртә үлеп китә. Әнисе Җәннәт апа ике баласын ятим үстерә. 

– Тормышыбыз бик авыр булды, кечкенә арба белән утын ташыдык,  тирестән кирпеч ясадык, без эшләмәгән эш калмады, – ди Гөлисә апа. 
Без – Калмия авылы китапханәсе каршында эшләп килүче “Киңәш” клубы әгъзалары Гөлисә апаның хәлен белергә еш киләбез. Аның да саулыгы мактанырлык түгел, икенче төркем инвалид булса да төшенкелеккә бирелмичә, күтәренке күңел белән яши ул, килгән саен сөенеп каршы ала. Безне күргәч күңеле тула. Элек эшләгән күңелле вакыйгаларны искә төшереп, озак сөйләшеп утырабыз. 1 декабрьдә аңа 77 яшь тулды. Туган көнендә дә  телеңне йотарлык ризыклар әзерләп, пешеренеп көткән иде ул безне. Гөлисә апаның тавышы бик моңлы, шундый матур итеп җырлый да әле. Бу юлы да җырлаттык. Сандугачтай сайрый бит, гашыйк булмаслыкмы, диештек. Гөлисә апа элек смотр концертларында да чыгыш ясый иде. Аның җырлавын кайда да бик яраталар. 

Гөлисә апа ялгыз түгел. Авылдашлары көндәлек кунак. Балалары кайтып тора. Караучысы итеп билгеләнгән, социаль хезмәткәр Фәнзия Зайнуллина да гел янында – хәлен белә, өй эшләрендә булыша. Ул әле дә балаларына терәк, авылыбызга бик тә кирәк! 

Энҗе Галиахметова.
Тукай районы, Калмия авылы.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading