16+

"Акчасы булганнар немец машиналарын ала, булмаганнар - үзебезнекен..."

Яңа машина сатып алучыларның саны 60 процентка азайган. «Автостат» аналитик агентлыгы хәбәр иткәнчә, бигрәк тә премиум-класслы автомобильләр аз сатыла башлаган. Элек ул гомуми машина базарының 10 процентын тәшкил итсә, узган ел ахырына аның өлеше 3 процентка кадәр кимегән.

"Акчасы булганнар немец машиналарын ала, булмаганнар - үзебезнекен..."

Яңа машина сатып алучыларның саны 60 процентка азайган. «Автостат» аналитик агентлыгы хәбәр иткәнчә, бигрәк тә премиум-класслы автомобильләр аз сатыла башлаган. Элек ул гомуми машина базарының 10 процентын тәшкил итсә, узган ел ахырына аның өлеше 3 процентка кадәр кимегән.

Сатып алучыларны “тимер ат”ның “картаюы” да куркытмый.
Яңа машина сатып алучыларның саны 60 процентка азайган. «Автостат» аналитик агентлыгы хәбәр иткәнчә, бигрәк тә премиум-класслы автомобильләр аз сатыла башлаган. Элек ул гомуми машина базарының 10 процентын тәшкил итсә, узган ел ахырына аның өлеше 3 процентка кадәр кимегән.
Белгечләр әйтүенчә, хәзер тотылган машиналар базарында активлык күзәтелә. Яңа машиналарга караганда аларның бәясе дә күбрәк арткан. Яңаларының бәясе 17 процентка күтәрелсә, тотылганнарыныкы – 32 процентка. 

Тагын бер тенденция – сатып алучылар “тимер ат”ның “карт булуына” күз йома башлаган. Элек автодилерлар чит илдән яки машина хуҗасыннан җиде елдан кимрәк йөргәнен генә алса, хәзер 2010 елгыларын да алырга да әзерләр. Алар үзебездә яки Кытайда җитештерелгән автомобильләргә яхшы альтернатива санала икән. 

Машина сату-алу белән шөгыльләнүче Марат Яруллин да кулланылышта булган чит ил машинасын алу отышлырак дип саный.
– Аны сатып алучылар да артты. Ихтыяҗ булгач, бәяләре дә күтәрелде. Яңа чит ил машиналары тагын да кыйммәт, үзебездә чыкканнарын аласылары килми. Шуның белән тотылган чит илнекен алырга гына кала. 1 миллион 800 мең сумлык үзебездә эшләнгән машинаны алганчы, шул бәягә өч-дүрт ел йөргән япон машинасын алуны кулайрак күрәләр, – ди ул. 

Халык арасында иң популяр чит ил машиналары – “Тойота” белән “Рено” икән. Марат ни өчен икәнен дә аңлатты. Аларның запас частька бәяләре бик артмаган.
– Немец машиналарының стабилизаторы элек 1200 сум булса, хәзер 3,5-4 мең сум тора. “Тойота”ныкы 700 иде, әле дә ул 700-800 сум. Аннары “Тойота” белән “Рено”ның запас частьләрен табу авыр түгел. Игътибар итәсездер: таксиларның да күбесе – “Рено”. Сыйфаты да яхшы, запас часть табу да проблема түгел, – ди Марат. 

Тотылган чит ил машинасын сатып алганда күпләр шуңа да икеләнә. Янәсе, запас частьлар табып булмаска мөмкин. Әңгәмәдәшем моны кире кага. Кибетләрдән дә, шәхси сатучылардан да табарга була дип ышандыра. Запас частьларның оригиналы һәм оригинал булмаганы бар. Алар икесе дә чит илдән кайтарыла. Икенчесеннән куркырга кирәкми. Ул оригиналдан материалы белән генә аерылып тора һәм арзанрак йөри, ди. 

Машина базарында кулланылышта булган “тимер ат”лар күп. Ярык тагарак алдында калмас өчен иң күбе ничә ел йөргәнен алырга дигән сорауга, ул, 2010 елгыдан да искерәк булмасын, дип киңәш бирде. 

– Әмма кайсыбер маркаларның 2003 елгылары да үзен аклый, – дип тә өстәде. – Акчасы булганар немец машиналарын ала. Авыл җирендә яшәүчеләр “Лада Калина” белән “Гранта”га кызыга. Соңгысы биек, авыл юлларында йөрү өчен әйбәт. Аларга запас частьләр бәяләре дә әллә ни югары түгел. 

Ә менә яңа кытай машиналарына бик кызыкмаска куша.
– Аның бәясе яхшы, тик алар бер чыга башлыйлар да дүрт-биш айдан туктыйлар. Һаман яңасын чыгарып торалар. Шунлыктан запас частьләре кыйммәтләнә. Металлның сыйфаты да әллә ни түгел, тиз чери. Кеше шул бәясе арзан булганга ала инде, – ди алыпсатар. 

Казанның бер автосалонында эшләүче Тимур Сафиуллин урта класслы яңа чит ил машиналарын элек аена 150не сатсак, хәзер 30 тирәсе генә сатыла, ди. Яңа машиналар аз кайткач, тотыла торганнарын да сатарга керешкәннәр. 
- Алары аена 400ләп сатыла. Күбесен машина сату-алу белән шөгыльләнүчеләр ала дип әйтергә була. Клиентлар чит ил машинасын алуны кулайрак күрә. Үзебездә җитештерелгәннәрдән “Лада Веста”, “Лада Гранта”, “Лада икс Рей” күп сатыла, чөнки бәяләре арзанрак, - ди Тимур.

Шулай ук машина сату-алу белән шөгыльләнүче Айнур Гыйниятуллин фикеренчә дә, хәзер тотылган машиналар күп сатыла.

– Әлеге машиналар тизрәк тә сатыла башлады. Алда ни буласын белеп булмый дип, акча югалтудан куркалармы? Инфляция күләме артыр дипме икән? Әллә искергән машинаны яңасына алыштырырга мөмкинлекләре юкмы? Сәбәбен белмим, әмма тиз сатылуы – факт, – ди ул.
Статистикага караганда, иң күбе биш ел һәм аннан да азрак йөрелгән машиналарга кызыгалар икән. 

– Иң күп сатыла торган маркалар – урта класслы “Хендай”, “Киа” һәм “Фольксваген”, – дип аерып әйтте әңгәмәдәшем. Ул да моның сәбәбен запас частьләр белән проблема булмаудан күрә. – Үзебездә җитештерелгәннәре дә яхшы сатыла. Бәясе 500 мең сумга хәтле булган машиналарның 60 проценты – бездә чыгарылганы.    

Шул ук вакытта тотылган машинаны сатып алганда, игътибарлы булырга кирәклеген дә искәртә Айнур. 
Заказ биреп тикшертергә һәм диагностика ясатырга иренмәгез. Сатучыларның күбесе машинаның юл һәлакәтенә очравы турында яшереп калдырырга мөмкин. Залогта булу-булмавын да белеп тору мөһим, – ди ул.

Узган елны машина алучыларның 57 проценты бәясе 500 мең сумнан артмаган автомобиль сатып алган. Һәр дүртенчесе 500 мең сумнан 1 миллион сумга кадәрге машинага ия булган. 12 проценты – 1-2 миллионлык, 4 проценты 2 миллион сумлык машина сатып ала алган.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading