16+

Төпсез «кисмәккә» акча җиткезү кыен

Бу дөньяда үзенең тормыш-көнкүрешеннән тулысынча канәгать кешеләр санаулы гынадыр. Күбебезнең эш-гамәле һаман зарланудан гыйбарәт.

Төпсез «кисмәккә» акча җиткезү кыен

Бу дөньяда үзенең тормыш-көнкүрешеннән тулысынча канәгать кешеләр санаулы гынадыр. Күбебезнең эш-гамәле һаман зарланудан гыйбарәт.

- Торак-коммуналь хуҗалык тармагын тәнкыйтьләүчеләр, аны төпсез кисмәк белән чагыштыручылар бар. Килешәм, әгәр халык үзе дә тәртипкә салырга алынмаса, коммуналь хуҗалык мәңге «төпсез кисмәк» булып калачак», - дип, уфтанып әйтеп куйды Казанның Яңа Савин районы «Уңайлы йорт» идарәче компаниясенең генераль директоры Марат Нуриев әле әңгәмәбез башланганчы ук. Аннары: - Без 552 йортка хезмәт күрсәтәбез, - дип дәвам итте сүзен Марат Габделхәй улы. - Райондагы торак фондның яртысы 30 ел элек төзелгән йортлар, ә 97 йорт, гомумән, 50-60 ел элек сафка бастырылган. Узган ел 22 йортка капиталь төзекләндерү үткәрелде, 9 яңа лифт куелды. Универсиадага әзерлек барган 2012-2013 елларда Яңа Савинда гына да 204 лифт алмаштырылды. Бу гаҗәеп колачлы эш булды. Уйлап карагыз - бер лифтны яңага алмаштыру 1 миллион 500 мең сумга төшә.
- Шәһәр Думасы депутаты буларак та үтенеч-наказлар керә бит әле сезгә.
- Күбрәк ишегалларын төзекләндерүне сорыйлар. 2006 елдан бирле 121 ишегалдын тәртипкә китердек. Бүген инде без бер-ике түтәл чәчәк утырту, эскәмия кую белән генә чикләнмибез. Ишегалларында ял, спорт, концерт, нәниләр мәйданчыклары төзибез, кече архитектура сыннары урнаштырабыз. Эшләребез Россия конкурсларында югары бәяләнде.
- Бу елга нинди планнар белән кердегез?
- Россиянең 185 нче Федераль законы кысаларында, тагын 34 йортка капиталь төзекләндерү үткәреләчәк, искергән 47 лифт яңага алмаштырылачак, 225 подъезд агартылачак.
- Йомгаклап, торак милекчеләренә нинди сүзләр әйтер идегез?
- Районда әле тагын 200 йорт капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ. Безнең карамактагы 285 ишегалдының хәзергә 121е генә тәртипкә китерелде. Федераль фондтан тыш, халыктан кергән акчаларга 29 йортта һәм ишегалдында төзекләндерү эшләре башкарылачак. Төпсез кисмәкне мин юктан гына тегә алмадым. Кызганычка, ишегалларындагы корылмаларны вату, буялган-агартылган подъездлар диварларын пычрату очраклары күзәтелгәли. Халык үзе дә торак фондны сакласын иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading