16+

Туктагызчы, кешеләр!

Казан урамнарындагы тыгымнар вакытында машинада барганда туган уйлар бу. Урамнар киң, юллар яхшы... Машиналар әйбәт. Ләкин... адым саен юл һәлакәте.

Туктагызчы, кешеләр!

Казан урамнарындагы тыгымнар вакытында машинада барганда туган уйлар бу. Урамнар киң, юллар яхшы... Машиналар әйбәт. Ләкин... адым саен юл һәлакәте.

Тип-тигез урында, теләсәң дә башка машиналарга бәрелеп булмаган урында да һәлакәт. Адым саен диярлек камералар булуга карамастан, ыҗгырып оча гына машиналар: әле берсе, утын да кабызмыйча, сул якка ыргыла; әле икенчесе, бернинди дистанция-ара сакламыйча, алдагы машинаның артына ук терәлеп бара. Сабыр итә белми – утын кабызып-кабызып, сигналын кычкыртып, юл бирүеңне таләп итә... Шунда ук әллә нинди зур “КАМАЗ”лар 40 урынына – 60, 60 урынына – 80 белән оча...

Юлларда хаос. Бернинди йөртү культурасы да, башкаларга хөрмәт тә сизелми. Юк ул чөнки. Барысының да беренче буласы килә. Беренче булып өйгә кайтасы, беренче булып эшкә барасы, беренче булып концерт-театрга җитешәсе, беренче булып бакчадан-мәктәптән баласын аласы килә... Ашыга, адәм баласы. Кызганыч, еш кына һәлакәткә, хәтта үлемгә дә ашыга. Берәр хәл булган очракта да, үзен түгел, ә башкаларны – җитәкчеләрне, юл хезмәте вәкилләрен, ЮХИДИ вәкилләрен гаепли. Инде тукталып, бераз уйланырга да нигез бар, югыйсә. Юк шул, тизрәк һәлакәт урыныннан китеп, тагын барасы җиренә өлгерәсе килә...

Тормышны бераз акрынайтылган режимга күчүен телимен. Төрле спорт тапшыруларында әнә аерым моментларны бик акрын режимда күчүен карап булган кебек. 40 урынына – 40, 60 куелган җирдә 60 белән, үз полосаңда гына, беркемгә комачауламыйча, узарга теләмичә генә йөрүебезне телим. Ашыксаң да, ашыкмасаң да, барасы җиреңә барыбер барып җитәсең ул. Барыр җирең генә төрлечә булырга мөмкин...

Туктагызчы, кешеләр!..

 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading