16+

Турист кил, күңелеңне күрербез – шуны бел

Казанда көн дә экскурсияләр йөртә алырлык территорияләр бик күп.

Турист кил, күңелеңне күрербез – шуны бел

Казанда көн дә экскурсияләр йөртә алырлык территорияләр бик күп.

Кышын бераз сүлпәнәйгән туризм тармагы янә җанлана башлады. Хәер, Татарстанда кунаклар хәзер яз-җәй айларында гына түгел, көзге-кышкы чорда да өзелеп тормый. Республикада зур вакыйгаларның ел әйләнәсендә тигез бүленеп оештырылуы, туризм тармагында хезмәт күрсәтүчеләргә “булганда – бүре кебек, булмаганда – шүре кебек” принцибыннан китәргә мөмкинлек бирә. Кремльнең Гаммәви урыннары лекториенда шул хакта җанлы сөйләшү булды. 
Республикада туризм үсешенең башлангычы дип Казанның меңьеллыгы билгеләп үтелгән 2005 елны атарга була. Бу чорда шәһәр күзгә күренеп үзгәрде, 400 мең кунакка сый-хөрмәт күрсәтеп җибәрдек бу вакытта. 18 ел эчендә туристлар агымын 10 тапкырга арткан, пандемия аяк чалмаса, бу күрсәткечкә инде 2021 елда ук ирешер идек.  

Татарстанда киләчәк туристлык сезонының нинди булачагы турында сөйләшү шушы өлкәдә хезмәт куючыларда зур кызыксыну уятты. Сер түгел, республикада туризм өлкәсендә үз продуктларын тәкъдим итүчеләр арта бара. Берәүләр глемпинг-ял базалары ача, икенчеләр табигатькә тематик сәяхәтләр оештыра, республикада яшәүчеләрне үзе яшәгән һәм башка шәһәрләрне яңа яктан ачарга мөмкинлек бирә торган чаралар саны да арта. Әмма туризмда инде шактый гына остарсак та, берникадәр китек урыннар барыбер кала. 

Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов кунакханәләрдә номерлар саны буенча республикабызның Россиядә алтынчы урында булуын билгеләде. Бездән алда Краснодар, Мәскәү, Кырым, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург кына. Краснодар крае һәм Кырымдагы кебек җылы диңгез булмауны, туризмны үстерүгә Мәскәү һәм Петербургтан күпкә соңрак тотынуны исәпкә алсак, бу бик яхшы күрсәткеч. Әмма соңгы вакытта республикада булган номерлар фонды җитәрлек күләмдә булмавы үзен сиздерә башлаган. Югары сезонда, зур вакыйгалар үткән вакытларда буш номер табуы гаять кыенга туры килә.

-    Әлбәттә, туристлар азрак булган чорлар бар. Әмма алар азайганнан-азая бара. Хәзер октябрь дә, ноябрь дә, февраль дә, март та тула. Татарстанның туризм потенциалы югары булуын күрәбез, әмма хәзерге инфраструктура булган ихтыяҗны капларга сәләтле түгел икәнен күрәбез. Хәзерге вакытта республика да, Казан шәһәре дә яңа кунакханәләр төзүгә инвесторлар җәлеп итү юнәлешендә эшли. Әмма аларны ярты ел эчендә торгызып булмый. Булган ихтыяҗ туристларның фатирларда, аппартаментларда урнашуы хисабына хәл ителә. Ә мондый туристны Росстат күрми, ул кунакханәләрдә урнашучылар саныннан гына исәп йөртә, - дип, туризм тармагының үсешен тоткарлаган төп факторны атады Сергей Иванов.

Казанга якын шәһәрләрдә һәм районнарда бу проблема капиталь булмаган объектлар төзү хисабына хәл ителә. Башкаладагы йөкләнешне исә бу рәвешле киметеп булмый. Кунакханәләрдә урыннар санын хәзер үк арттыру мөмкин булмагач, төп басым акчалырак туристны җәлеп итүгә ясала. Урнашу бәяләре кыйммәтләнә, әмма кунакларның да сервис, туклану, экскурсия программаларына таләпләре арта. Инде узган елда Казанның кунакханә номерлары өчен уртача бәя Мәскәүдәгедән һәм Санкт-Петербургтагыдан артып киткән. Сергей Иванов сүзләренчә, бүген Татарстанга килгән турист портреты үзгәрә бара. Хәзер инде күп җирдә булган, күпне күргән кунаклар ешрак килә. Шуңа күрә хезмәт күрсәтү дә тагын да югарырак булырга, турист бездә калдырган акчаларын жәлләмәскә, канәгатьлек белән кайтып китәргә тиеш. 

Казанның Туризм үсеше буенча комитет директоры Дарья Санникова быел Казанда туристларны җәлеп итәчәк вакыйгаларга тукталып, аларны бер-берсе белән кисешми торган итеп оештыруга көч куелуын билгеләде. Әйтик, февраль аенда узган Киләчәк уеннары туризм өчен аз керемле айны җанландырырга, 2,5 мең туристны җәлеп итәргә мөмкинлек биргән. Алда торган зур вакыйгаларга килгәндә, майда Россия – ислам дөньясы: KazanForum, июньдә БРИКС илләре спорт уеннары, октябрь азагында БРИКС саммиты үтәчәк. Моннан тыш, шәһәр чаралары да күпләп узачак. Алар арасында төнге велофест, “Тәмле Казан” гастрономик фестивале, Сабантуй, Шәһәр көне һәм башкалар. Бу чараларга да кунаклар көтәләр.  

Туристлар арасында Татарстанның популяр булуына карамастан, балалар белән ял итү өчен урыннарның бик аз булуы аркасында республика  гаилә ялы өчен потенциаль урын буларак кабул ителми. Хакимият вәкилләре бу юнәлешне үстерү өчен масштаблы объект булдыру турында уйлана һәм инвесторлар эзли.

Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының Табигый территорияләр буенча дирекция җитәкчесе Оксана Саргина экологик туризм үсешенә тукталды. Бу юнәлешнең ихтыяҗлы булуы 2020 елда, пандемия чорында бик нык сизелә. Өйдә бикләнеп калгач, халыкта табигатькә чыгып сулыш алу теләге арта. Әмма табигатебез искиткеч булса да, анда ял итү инфраструктурасы юк дәрәҗәдә була. Шул чакта бу тармакны үстерү турында уйлана башлыйлар. Шул ук вакытта табигатьтәге объектларны үзебезнең республика халкы өчен генә түгел, туристлар өчен дә кызыклы итәргә тырышалар. Мондый бизнес-проектлар саны арта бара. Глемпинглар, ял үзәкләре булдырыла, табигатьтә активлыклар оештыручылар күбәя. Бу инициативалар республика күләмендә хуплана.
Краевед, тарихчы һәм гид Марк Шишкин сүзләренчә, җәяүле туризм шәһәр территориясен төзекләндерү белән бер үк вакытта камилләшә.

-    Казанда мин көн дә экскурсияләр йөртә алырлык территорияләр бик күп. Анда эләгүе генә кыен. Төзекләндерү килү белән мөмкинлекләр ачыла. Әйтик, Кабанның тулы циклы төзелүе була, без Татар бистәсе буйлап йөри, Сукно һәм Архангельск бистәсе турында сөйли, индустриаль туризмны үстерә башладык. Мин туристларны йөртәсе килгән урыннар бар, әмма анда кунаклар өчен куркынычсыз, - ди Марк Шишкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading