16+

Тырнаклар остасы Эльвира Шакирова: «Җәнҗал куптарырга тырышучылар очрамады»

Эльвира Шакирова – тырнаклар остасы. Хатын-кызларның күбесе хәзер үзен маникюрдан башка күз алдына китерә алмый.  Әлеге эшнең уңай һәм тискәре яклары, останы сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында әңгәмә кордык.

Тырнаклар остасы Эльвира Шакирова: «Җәнҗал куптарырга тырышучылар очрамады»

Эльвира Шакирова – тырнаклар остасы. Хатын-кызларның күбесе хәзер үзен маникюрдан башка күз алдына китерә алмый.  Әлеге эшнең уңай һәм тискәре яклары, останы сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында әңгәмә кордык.

– Эльвира, маникюр белән кайчан шөгыльләнә башладың? 
– Бу өлкәгә мин 2017 елда кереп киттем. Декрет ялына чыкканчы Социаль иминият фондында кадрлар бүлегендә эшләдем. Бер карасаң, эшем миңа ошый иде, хезмәттәшләремнән дә уңдым. Әмма анда эш күп, хезмәт хакы мактанырлык түгел иде. Эш көне 8:30да башланып, 17:30 тәмамлана. Моңа өстәп иртән һәм кич берәр сәгать юлга китә. Димәк, минем көнем тулысынча эшкә багышлана. Ә минем бит гаиләм – ирем һәм ике балам бар. Аларны туендырырга, хәстәрләргә, мәктәпкә, балалар бакчасына, төрле түгәрәкләргә йөртергә кирәк. Балаларның еш авыруы беркемгә дә сер түгел. Еш кына больничный алуым җитәкчеләргә ошамый иде. Шуңа күрә эштән китәргә һәм үземне яраткан шөгылемә багышларга карар кылдым. Яшермим, монда акчасы да күбрәк, графикны да үзеңә һәм балаларга җайлаштырып төзисең.

- Клиентларың ниндиерәк кешеләр? Эч серләрен дә сөйлиләрме?
- Төрле холыклы клиентлар туры килә инде. Аларның көеннән торырга тырышам. Әмма, ничек кенә булмасын, миңа килгән кызларның барысы да тәртипле, акыллы. Җәнҗал куптарырга тырышучылар очрамады. 
Минем кәефем булмаган чак туры килсә дә, үземне кулга алып, кунакны каршы алырга елмаеп чыгам. Кемнәрдер минем янга ял итәргә, аралашырга, хәтта серләре белән уртаклашырга килә бит. Болай мин бик аралашучан, ачык кеше. Шуңа да бу эш миңа туры киләдер. 

– Бу эшнең уңай һәм тискәре яклары нинди?
– Әйтүемчә, иң зур плюс – графикны үзем төзүем. Икенчесе – эшемнән ләззәт алуым. Төрле хәлдәге кул һәм тырнаклар белән киләләр. Аннары эш барышында кызларның күзләре яна башлавын күрәм. Аларга нәтиҗә, мин тудырган матурлык ошый. Клиентларымның бәхетле китүе кәефемне күтәрә. 
Минусларына килсәк: арка һәм куллар нык талчыга. Күзләргә дә авырлык килә. Бу бик тузанлы, пычрак эш.

— Гаиләдәгеләр эшеңне аңлый һәм хуплыймы?
- Шулай дип әйтергә дә мөмкин. Балалар башка төрле әнине күз алдына китерә алмыйдыр инде хәзер. Әгәр ишектә кыңгырау чыңласа, “О, әни янына килделәр!” – диләр. Алар минем клиент белән күпме вакыт уздырасымны чамалыйлар. Борчымаска, комачауламаска тырышалар. Мөстәкыйль рәвештә уйныйлар, дәрес әзерлиләр, мультфильмнар карыйлар. Ирем дә нык ярдәм итә. Ул миңа эш бүлмәсендә уңайлыклар тудырырга, ремонт ясарга, техника алырга булышты. Эштән соң балалар тулысынча аның өстендә. Улыбыз белән дәрес әзерли, балаларны урамга алып чыга, ашата. 

- Маникюр остасын сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? 
- Беренче чиратта, дустыгыз ничек кенә мактамасын, һичшиксез, эшләрен күрергә кирәк. Әйе, без дус кызыбызның яки танышыбызның тырнакларына игътибар итә алабыз, әмма барыбер остадан эш фотосурәтләре урнаштырылган сәхифәгә сылтама сорагыз. Шулай ук бәя белән кызыксынырга киңәш итәм, чөнки ул артык түбән икән, шик туарга тиеш: ни өчен? Тырнак өчен кулланыла торган материалларның барысы да кыйммәт, бигрәк тә сыйфатлылары. Әгәр аз сумма әйтелсә, уйланырга җирлек бар: бәлки тырнак остасы сыйфатсыз әйберләр кулланадыр, бәлки ул нәрсәдәдер экономия ясыйдыр?
Дезинфекция ясый торган аппаратның булуы мәҗбүри. Әгәр ул юк икән, ничек кенә матур ясавына карамастан, бу остадан таю ягын карарга кирәк. Андый җирләрдә берәр төрле чир эләктерү ихтималы зур.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading