16+

Уңган-булган татарлар Казанга җыела

 13 - 15 март көннәрендә  Казанга тагын кунаклар киләчәк. Бу юлы татар авыллары эшмәкәрләре үзләренең  ХIнче Бөтенсоюз  җыенына җыелачак.

Уңган-булган татарлар Казанга җыела

 13 - 15 март көннәрендә  Казанга тагын кунаклар киләчәк. Бу юлы татар авыллары эшмәкәрләре үзләренең  ХIнче Бөтенсоюз  җыенына җыелачак.

Киң илебезнең 43 төбәгеннән 500 дән артык кулын - башын эшләтеп, эш рәтен, тәмен белүчеләр. Әфганстан, Польша һәм Кытайдан да киләчәкләр. Җыеп кына әйткәндә, Сахалиннан  алып Кырымга кадәрге җирләрдә яшәп-эшләп  ятучы фермер хуҗалыклары җитәкчеләре. 

Программа да бик кызык һәм мавыктыргыч булырга охшап тора. Татар моңына - сәнгатенә сусап, читтә гомер сөргән милләттәшләребезне  Камал театрында  Мәхмүт Галәүнең "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" трилогиясе буенча гыйбрәтле премьера көтә. Икенче көнне  делегатлар Чуашстанның атаклы, киләчәге булган татар авыллары: Шыгырдан, Тукай һәм Урмайга  барып, өчәр катлы таш пулатларда бер түбә астында өч буын яшәп ятучы уңган-булган иманлы гаиләләрнең тормышы, эш гамәлләре белән танышу да булачак. Программадагыча әйтсәк, "Чуашия  Республикасындагы  татар авылларының  комплекслы  үсеше  белән танышу һәм  татар авыл эшмәкәрләренең  хуҗалыкларын карау." Һәм,  билгеле инде, үрнәк тә алу.  

15 мартта җыен үз эшен "Корстон" сәүдә күңел ачу үзәгендә дәвам итәчәк. Россия Федерациясе  төбәкләрендә  җитештерелгән  продукция һәм халык  кәсебе товарлары күргәзмәсе "Татар базары" эшләячәк. Анда башлыча хәләл  ризыклар  сатылачак,  татар брендлы  товарларга өстенлек биреләчәк. Мөслимдә узган Бөтенроссия  "Каз өмәсе" уңганнары мамык мендәрләр, икенчеләр, хәтта татар атларын да алып киләчәкләр.

Бу гаиләләр бизнесында олысы да кечесе дә катнаша, ата-баба кәсебен киләчәккә дә алып барырга  бергәләп  булыша. Шуңа күрә дә делегатлар арасында иң күбесе урта яшьтәгеләр,  яшьләр дә аз түгел, диделәр Бөтендөнья татар конгрессында узган  әлеге мөһим һәм бик вакытлы чарага багышланган матбугат конференциясендә оештыручылар.Кызыклы сюрпризлар да булачак, ди. "Ярар анысын барырбыз, күрербез аннары сезне дә таныштырырбыз.  Делегатлар арасында  бик кызыклы шәхесләр булырга охшап тора. Ә иң сөендергәне - алар барысы да  безнекеләр -татарлар!  Ә инде пленар утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә икән,  димәк, бу  җыенга  милләтебез генә хөкүмәтебез дә  зур өмет баглый.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading