Бу атнаның шимбәсендә Алабугада җәядән ату буенча “Туган батыр” II бөтенроссия турниры оештырыла.
Скопировать ссылку
Бу атнаның шимбәсендә Алабугада җәядән ату буенча “Туган батыр” II бөтенроссия турниры оештырыла.
Белгәнегезчә, халыкара “Туган батыр” проекты татар батыры образын популярлаштыру максатында эшли торган яңа проект. Әлеге проектка нигез салучы, “Туган авылым” милли-туристлык комплексын гамәлгә куючы Радик Абдрахманов сүзләренчә, проект берничә юнәлешне берләштерә.
– Без аның ярдәмендә балаларга милли традицияләребезне җиткерү, тарихыбызны, культурбызаны популярлаштыру максатын куйдык. Хәзерге вакытта “Туган батыр” аннимацион сериалы төшерелә. Зур экраннарга ул 2024 елның ахырында чыгачак. Җәядән ату турниры да Туган батыр образын популярлаштырырга ярдәм итәр дип уйлыйбыз. Гомумән алганда, Төркиядә, Казахстанда, Башкортстанда күчмә халыкларның уеннары зур масштабта оештырыла. Киләчәктә бездә дә шул дәрәҗәдә узар дигән өмет бар, – дип сөйләде журналистларга Радик Абдрахманов.
Турнир узган ел да Алабугада узган. Чарага илнең төрле төбәкләреннән укчылар килгән, алар барысы да милли киемнәреннән чыгыш ясаган.
Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов турнир оештырыла башлауның тарихына тукталып, башта йөгерү, аннары уктан ату ярышлары узуын билгеләп үтте.
Комментарийлар