16+

Укучыларны кызыксындырган сорауларга Пенсия фонды хезмәткәрләре җавап бирә: «Быел эшләүче пенсионерларның да акчалары артачак»

Мин фрилансер булып эшлим. Сайтлар ясыйм. Эшем ошый, акчасы да әйбәт, беркемгә буйсынмыйсың, үз-үзеңә хуҗа, ирекле график. Тик клиентлар белән килешүләр төземичә генә эшлим, киләчәктә пенсиясез калуым бар дип борчылам. Бу очракта нишләргә? Альберт, Казан. Фрилансер дигән төшенчә ­Рос­сия­ законнар җыелмасында бөтенләй юк. Сезнең кебек хезмәт килешүе төземичә эшләүчеләр бик...

Укучыларны кызыксындырган сорауларга Пенсия фонды хезмәткәрләре җавап бирә: «Быел эшләүче пенсионерларның да акчалары артачак»

Мин фрилансер булып эшлим. Сайтлар ясыйм. Эшем ошый, акчасы да әйбәт, беркемгә буйсынмыйсың, үз-үзеңә хуҗа, ирекле график. Тик клиентлар белән килешүләр төземичә генә эшлим, киләчәктә пенсиясез калуым бар дип борчылам. Бу очракта нишләргә? Альберт, Казан. Фрилансер дигән төшенчә ­Рос­сия­ законнар җыелмасында бөтенләй юк. Сезнең кебек хезмәт килешүе төземичә эшләүчеләр бик...

Мин фрилансер булып эшлим. Сайтлар ясыйм. Эшем ошый, акчасы да әйбәт, беркемгә буйсынмыйсың, үз-үзеңә хуҗа, ирекле график. Тик клиентлар белән килешүләр төземичә генә эшлим, киләчәктә пенсиясез калуым бар дип борчылам. Бу очракта нишләргә?


Альберт, Казан.


Фрилансер дигән төшенчә ­Рос­сия­ законнар җыелмасында бөтенләй юк. Сезнең кебек хезмәт килешүе төземичә эшләүчеләр бик күп. Бу - алар акчаны яхшы эшләсә дә, хезмәт хакыннан социаль фондларга кертемнәр түләми дигән сүз. Мәҗбүри пенсия иминиятенә акчалар күчерелми икән, димәк, сез киләчәктә иминият пенсиясеннән мәхрүм каласыз. Мондый очракта эшләгән стажны, булачак пенсияне югалтмас өчен, хезмәткәрләрнең үзләренә Пенсия фондына иминият кертемнәрен күчереп бару сорала. Моның өчен теркәлү урыны буенча пенсия бүлекчәсенә барып, ирекле иминиятләштерүче булырга теләвегез турында гариза язарга кирәк. Үзегез белән паспорт һәм шәхси лицевой счетның иминият номеры (СНИЛС) да кирәк булачак. Еллык кертемне берьюлы да, өлешләп тә түләргә мөмкин. Пенсия баллары әлеге кертемнәрнең суммасыннан чыгып исәпләнә. Әгәр дә картлык буенча пенсиягә чыгу өчен стажыгыз, баллыгыз җитмәсә, социаль пенсия билгеләнә. Дөрес, аны картлык буенча пенсия яше җитсә дә, бары биш елдан соң гына алырга була. Ягъни ир-атларга ул - 65, хатын-кызларга бары 60 яшьтән соң гына бирелә.



Мин - эшләүче пенсионер. Февральдә, апрельдә индексация булса да, пенсиям бер тиенгә дә артмады. Эшләүче пенсионерларның акчалары бөтенләй артмыймыни?


Мөршидә Минкина, Казан.


1 апрельдән социаль пенсияләр индексацияләнде, шулай ук кайбер категория кешеләрнең картлык буенча ала торган пенсияләре дә артты. Былтырдан гамәлгә кергән кагыйдәләр нигезендә, индексация бары эшләмәүче пенсионерларга гына кагылды. Шулай да быел эшләүче пенсионерларның да акчалары артачак. Былтыр эшләгән пенсионерларга быелның августыннан иминият пенсияләрен кабаттан исәпләячәкләр. Бу узган ел өчен тупланган пенсия балларына нигезләнеп башкарылачак. Һәр кешенең пенсиясе төрлечә артачак. Пенсиягә өстәлә торган акчаның иң күбе өч пенсия баллы суммасыннан артмаска тиеш. Бер пенсия баллы бүген 78 сум 58 тиен тора.



Әле яңа гына улым туды. Хәзер баланың беренче документларын рәсмиләштереп йөрибез. Туу турында таныклык алдык, ә менә яңа туган сабыйга шәхси лицевой счетның иминият номерын (СНИЛС) рәсмиләштерү нигә кирәк?

Илгиз Хәйруллин, Казан.


Шәхси лицевой счетның иминият номеры, кыскартып әйткәндә, халык телендә СНИЛС дип аталган документ мәҗбүри медицина иминияте полисы, балага төрле пособиеләр рәсмиләштергәндә кирәк. Бүген бу гади генә «яшел карточка» - балага тугач ук кирәкле документларның берсе. СНИЛС медицина хезмәтләреннән файдаланганда, ташламалы препаратлар алганда, шифаханәгә юллама рәсмиләштергәндә дә таләп ителә. Үскәч, бала каникул вакытларында акча эшләргә уйласа да, эш урыныннан бу документны сорыйлар.



Мартта миңа 60 яшь тулды. Мин - хәрби пенсионер. Әмма ­пенсия фондында гражданнар пенсиясен бирмәскә булдылар. Бу законлымы?

Мөнир Әхәтов, Казан.


Хәрбиләргә түләнә торган картлык буенча пенсиягә фиксацияләнгән түләү - 4805,11 сум кертелми. Әгәр хәрби пенсиягә чык­кач та, гражданнар учреждениесендә эшләвен дәвам итә икән, аның иминият пенсиясе ел саен үзгәреп бара дигән сүз. Ә картлык буенча бирелә торган гражданнар пенсиясен барлык хәрби пенсионерлар да ала алмый.
Ул түбәндәге шартлар исәпкә алынганда гына бирелә:
- ир-атлар өчен - 60 яшь, хатын-кызлар өчен 55 яшь тулу мәҗбүри;
- гражданнар оешмасында иминият стажы җитәрлек булырга тиеш (2017 елда пенсиягә чыгучылар өчен ул 8 елны тәшкил итә);
- пенсия баллары җитәрлек булу мөһим (2017 елда ул 11,4 балл­дан да ким булмаска тиеш). Сезнең очракта бу таләпләр исәпкә алынмаган булып чыга. Сезгә кабат, теркәлү урыны буенча пенсия фондына барып, барысын да ачыкларга, тикшертергә кирәк.

Тәкъдим, фикерләрегезне редакциябезгә 8 (843) 562-50-12, 562-50-03 номерлары аша юллый аласыз.


Фото: kazved.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading