16+

Укыганга, дәваланганга һәм фатирга түләгән акчаның унөч процентын кайтара аласыз

«Узган елны социаль ипотека программасы буенча фатир алдык. Танышларым, беренче кертем буларак керткән акчагызның унөч процентын кайтара аласыз, дип әйттеләр. Олы улым институтта түләүле бүлектә укый, имештер, аның өчен түләнгән акчаның да шул ук күләмдәге өлешен кайтара алабыз икән. Аларның икесен дә берьюлы алып буламы? Әллә берәрсен генә сайларгамы? Укырга...

Укыганга, дәваланганга һәм фатирга түләгән акчаның унөч процентын кайтара аласыз

«Узган елны социаль ипотека программасы буенча фатир алдык. Танышларым, беренче кертем буларак керткән акчагызның унөч процентын кайтара аласыз, дип әйттеләр. Олы улым институтта түләүле бүлектә укый, имештер, аның өчен түләнгән акчаның да шул ук күләмдәге өлешен кайтара алабыз икән. Аларның икесен дә берьюлы алып буламы? Әллә берәрсен генә сайларгамы? Укырга...


Әлеге һәм шуңа кагылышлы сораулар белән без Казан шәһәре Совет районы салым инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Александра ВӘЛИУЛЛИНАга мөрәҗәгать иттек.
- Уку өчен сарыф ителгән акчаның унөч процентын кайчан һәм ничә тапкыр алырга була?
- Укырга түләгән акчагызның унөч процентын һәр елны кайтара аласыз. Әмма соңгы өч елныкын гына, ягъни әгәр дә инде сез дүрт ел укып та бер елныкын да кайтармаган булсагыз, акчаны аның соңгы өч елы өчен генә аласыз. Укыганга түләнгән акчаны кайтару бары тик көндезге бүлектә укучылар өчен генә мөмкин.
- Әгәр дә кеше берьюлы ике түләүле уку йортында укыса, аның икесендә укыган өчен дә акчаның унөч процентын кайтарып буламы?
- Була, тик 50000 сумнан артып китмәгән очракта гына.
- Машина йөртү таныклыгына укыган өчен сарыф ителгән акчаның унөч процентын кайтарырга мөмкинме?
- Мөмкин, әмма сез укыган мәктәпнең белем бирү хезмәтләрен алып барган өчен лицензиясе булырга тиеш. Үзең өчен эштән соң укып, кичке якта белем алган булсаң да, акчаның унөч процентын кайтара аласың, ә менә балаларың өчен түләгән булсаң, аларның көндезге бүлектә укыганлыклары өчен генә белешмә белән килә аласың.
- Укуга сарыф ителгән акчаның унөч процентын кайтару өчен салым инспекциясенә нинди документлар тапшырырга? Кайтарыласы акчаның күләме күпме була?
- Кайтарылып бирелә торган акчаның күләме 50000 сумга кадәр.
Тапшырылырга тиешле документлар: уку йорты белән килешү, уку йорты лицензиясенең күчермәсе, институт таныклыгы күчермәсе, түләү турындагы квитанция (аның үзе һәм күчермәсе, акчаны кайтаруны файдалана торган ел өчен керемнәр турындагы белешмә (2-НДФЛ эш урынында бирелә, бала туу турындагы таныклык (акчаны ата-ана түләгән очракта), институттан баланың көндезге бүлектә укуы турындагы белешмә, түләү суммасы арткан очракта өстәмә килешү, паспорт (оригинал һәм күчермәсе).
- Дәваланган өчен кайтарыласы акчаны кеше үз гомеренә ничә тапкыр ала ала?
- Дәваланган өчен түләнгән акчаның унөч процентын медицина хезмәтләре күрсәтелгән еллар өчен алып була, елныкын елга. Үткән өч ел өчен берьюлы кайтарырга да мөмкин. Аның күләме 120000 сумга кадәр җитә. РФнең медицина учреждениеләрендә алган дәвалануның кыйммәтле төрләре буенча акчаның суммасы күпме чыгым чыгарылган, шуның кадәр кайтарылырга тиеш. Хезмәт күрсәтүнең кыйммәтле төрләре исемлеге РФ Хөкүмәте карары белән раслана.
- Уку өчен дә, фатир алган өчен дә түләнгән акчаларның унөч процентын бер үк вакытта кайтарып буламы?
- Әйе, декларацияне тапшырып, уку өчен 50000 сумга кадәр кайтара аласыз, ә менә фатирга киткән акчаның унөч процентын шул ук елдан алырга мөмкин, ә калган акча башка елларга күчерелә.
- Кеше үз гомерендә ничә тапкыр укыган, ничә тапкыр дәваланган өчен түләнгән сумманың унөч процентын кайтара ала?
- Күпме тели, шуның кадәр кайтарып була, тик монда шунысы бар: алар барысы бергә 120000 сумнан артмаска тиеш, бу чикләүләр кыйммәтле дәвалануга карамый.
- Дәвалануга түләнгән акчаның унөч процентын алу өчен салым инспекциясенә нинди документлар тапшырырга?
- Медицина учреждениесе белән килешү (оригинал һәм күчермәсе, дәвалану өчен түләү турындагы белешмә, түләү турындагы квитанциясе (оригинал һәм күчермәсе), медицина учреждениесенең лицензиясе (оригинал һәм күчермәсе), түләнгән акчаның унөч процентын кайтаруны файдалана торган ел өчен керемнәр турындагы белешмә (2-НДФЛ эш урынында бирелә), паспорт (оригинал һәм күчермәсе), туганлыкны раслаган документ (әгәр дә медицина хезмәтләре якын туганнары өчен күрсәтелсә).
- Медицина хезмәтләренең кайсы төрләренә чыгымның унөч процентын кайтарып була?
- Медицина учреждениеләре салым инспекциясе өчен номер һәм штамп сугылган билгеле бер үрнәктәге белешмә бирә. Белешмәдә алар декларацияләнә һәм акчаның унөч процентын кайтарып була торган медицина хезмәтләрен генә күрсәтәләр. Шифаханә документларына килгәндә, әлеге учреждениенең медицина хезмәтләре күләменә билгеле бер үрнәктәге белешмә алырга кирәк булачак. Акчаны медицина хезмәтләре өчен түләнгән сумманың гына унөч процентын кайтарып була, ә шифаханә өчен түләнгән гомуми акча күбрәк тә булырга мөмкин, чөнки анда башка төр хезмәтләр дә күрсәтелә.
- Фатир алганда түләнгән акчаның унөч процентын кайтару өчен салым инспекциясенә нинди документлар тапшырырга?
- Түләнгән акчаның унөч процентын кайтаруны файдалана торган ел өчен керемнәр турындагы белешмә (2НДФЛ эш урынында бирелә), фатирны, торак йортны сату-алу килешүенең күчермәсе (бүлмә генә сатып алынган очракта салымны кире кайтарып булмый), кабул итеп тапшыру акты күчермәсе, түләү документлары күчермәсе, сатучыдан алынган акча турындагы расписканың (нотариуста раслату мәҗбүри түгел) күчермәсе, милекне теркәү хокукы турындагы таныклык күчермәсе, паспорт күчермәсе.
Социаль ипотека программасы буенча фатир алучыларга өстәмә документлар: социаль ипотека килешүе, протокол күчермәсе, түләү турындагы квитанция, түләү вакытлары күрсәтелгән график (оригинал һәм күчермәләре).
Шулай ук банктан кредитка фатир алучыларга өстәмә документлар: кредит бирү турындагы килешүнең оригиналы һәм күчермәсе, банктан декларация тапшырган вакытка кредит буенча процентларны түләү суммасы турындагы белешмә.
- Балигъ булмаган балаларның өлеше өчен фатирга түләнгән акчаның унөч процентын кайтарып буламы?
- РФ Финанслар министрлыгы, әлеге мәсьәләне караганнан соң, ул өлешнең унөч процентыннан файдаланырга мөмкин дигән карар чыгарды. Ә киләчәктә ул балалар үзләре фатир алган очракта, түләнгән сумманың унөч процентын кайтара алачак.
- Пенсионерлар фатир алган өчен түләнгән сумманың унөч процентын кайтара аламы?
- Әлегә бу мәсьәлә ахыргача каралмаган.
- Декрет ялындагылар акчаны кайтара аламы?
- Аларга андый мөмкинчелек керем ала башлаганнан соң бирелә, чөнки акча эш урыныннан 2-НДФЛ формасындагы керемнәр турындагы белешмә нигезендә генә бирелә.
- Торак алганда түләнгән акчаның унөч процентын күпме вакыт эчендә кайтарырга мөмкин?
- Теләсә кайсы вакытта, әмма инде узган өч ел өчен генә.
- Декларацияне тапшырганнан соң, акча саклык кенәгәсенә күпме вакыттан соң килә?
- Декларация кабул ителгәннән соң, 90 көн дәвамында тикшерелә, аннары салым түләүчегә акчаны кайтару турында гариза язарга кирәк булачак. Аны язып, 10 көн эчендә казначействога тапшыру өчен документлар рәсмиләштерелә. Алга таба акчаны кайтару вакыты казначействодан тора.
- Югарыда санап кителгән очракларда декларацияне тапшыру ирекле, ә аны мәҗбүри тапшырырга тиешле билгеле бер категория кешеләр бармы?
- Өч елдан кимрәк вакытта гражданин милке булып саналган торак йорт, фатир, дача, җир кишәрлеге яки аларның бер өлешен, транспорт чаралары һәм башка төр милекне сатып керем алучылар;
- фатирын, автомобилен, гараж һәм башка милкен арендага биреп, керем алучылар;
- башкарган эшләре, хезмәтләре өчен салым агенты булмаган физик затлардан гражданлык-хокукый характердагы килешү нигезендә акчалата түләү алучылар;
- гражданнарның салым агенты тарафыннан НДФЛ тотып калынмаган башка керемнәре;
- лотерея оештыручылар тарафыннан түләнә торган отыш алучы гражданнар;
- ил чигеннән тыш чыганаклардан керем алган гражданнар (РФ салым резидентлары);
- физик затлардан (гаилә әгъзалары һәм якын туганнарыннан тыш) бүләккә күчемсез милек, транспорт чарасы, акция алучылар;
- фән, әдәбият, сәнгать әсәрләре, шулай ук төрле ачышлар авторлары варислары буларак бүләк сыйфатындагы керемнәр алучылар;
- махсус салым режимын кулланмаучы шәхси эшмәкәрләр;
- хосусый практика белән шөгыльләнүче нотариуслар;
- адвокат кабинетлары оештыручы адвокатлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading