16+

«Урам тиешенчә җыештырылсын»

Казанда декабрь башында 29 мм явым-төшем теркәлгән, кар айлык норманың 76 проценты күләмендә яуган.

«Урам тиешенчә җыештырылсын»

Казанда декабрь башында 29 мм явым-төшем теркәлгән, кар айлык норманың 76 проценты күләмендә яуган.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мәгълүмат җиткергәнчә, шәһәрне җыештыруга 488 берәмлек техника җәлеп ителгән. Урамнардан инде 18 мең 500 тонна кар чыгарылган, юлларга 12 мең тонна реагент сиптерелгән. 500 эшче тротуарларны җыештыру белән мәшгуль.
Мэр Илсур Метшин: «Юллар кардан арындырылып, транспорт хәрәкәте тәэмин ителә. Әмма тротуарлар белән хәл әйбәт түгел. Бездә кешеләр икенче планга калды, күбрәк машиналарны кайгыртабыз. Мәүлетов урамындагы 32 нче йорт янәшәсендә инде икенче кеше аяк-кулын сындыра. Модельная урамындагы 10 нчы йорт тротуарларындагы бозда да бер кеше егылып имгәнү алган. Тротуарлар, кибетләр һәм учреждениеләр аллары тиешенчә җыештырылсын», - дип күрсәтмә бирде.
Мэр шулай ук йорт түбәләрендәге карларга һәм боз сөңгеләренә дә игътибар юнәлтте. Илсур Метшин: «Алла сакласын, берәрсенең башына бозлы кар килеп төшә күрмәсен. Йортларда балконнарына түбә куйган кешеләрдән балконнарын сүтүне таләп итеп булмый инде. Тик алар балкон түбәсендәге карны чистартып торырга тиешләр», - диде. Балкон түбәсендәге кар яки боз кеше башына төшсә, шул фатирда яшәүче кеше җавапка тартылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading