16+

Урман эчләренә керсәң...

Бүгенге көндә республиканың 17,6 процентын урманнар били. 2010 елда бу күрсәткеч 17,4 процентка тигез булган.

Урман эчләренә керсәң...

Бүгенге көндә республиканың 17,6 процентын урманнар били. 2010 елда бу күрсәткеч 17,4 процентка тигез булган.

Дөньякүләм таләпләр буенча сәламәтлек һәм уңайлы мохит өчен бер кешегә 0,4 гектар урман туры килергә тиеш. Әгәр шулай булса, Татарстан мәйданының 25 процентын урманнар биләр иде. 2016 елда 1560 гектар мәйданда урман утыртылган. Бу саннар Урман хуҗалыгы министрлыгының еллык коллегиясендә әйтелде.

Министрлыкның иң зур горурлыгы - алтынчы ел рәттән республика җирлегендә урманнарда янгыннар булганы юк. Урманны законсыз рәвештә кисү очрагы буенча 27 җинаять эше ачылган, хәтта 16 кеше хокукыннан мәхрүм ителеп, рәшәткә артына да утыртылган.

Урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров чыгышыннан күренгәнчә, бүгенге көндә министрлык Төркиянең «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» агач эшкәртү компаниясе белән эшли. Узган ел «Алабуга» икътисади зонасында урнашкан Төркия заводына 436 мең кубометр агач сатылган. Бу, алдагы ел белән чагыштырганда, 15 процентка күбрәк.

Коллегиядә министрның урман хуҗалыгы өлкәсендәге уңышларын тыңлап оеп утырган халыкны табигатьне саклау прокуратурасыннан Олег Дәминов сискәндереп җибәргәндәй булды.

Төбәкара табигатьне саклау прокуроры урынбасары Олег Дәминов белдергәнчә, Лаеш районы Вороновка авылында урман участогын законсыз биләп алу факты ачыкланган. Анда 300 төп агач киселеп, 900 мең сумлык зыян салынган. Суд карары нигезендә, әлеге участок дәүләт урман фондына кире кайтарылырга тиеш булган. Олег Дәминов әйтүенчә, Урман хуҗалыгы министрлыгы бу юнәлештә бернәрсә дә эшләмәгән. Югыйсә, әлеге очракта прокуратура урманчыларны яклап чыккан лабаса.

Алмас Нәзировның җавабыннан күренгәнчә, әлеге мәйдан урман фондына карамый, ачыкланмаган сорау­лар бар һәм суд әлегә соңгы ноктаны куймаган.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading