16+

Урманнардан ерактагы авыллар үзләренчә бәхетле

Татарстанның барлык территориясенә 22 апрельдән башлап 12 майга кадәр янгыннарга каршы үзгә режим кертелә.

Урманнардан ерактагы авыллар үзләренчә бәхетле

Татарстанның барлык территориясенә 22 апрельдән башлап 12 майга кадәр янгыннарга каршы үзгә режим кертелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең күзәтчелек һәм профилактика эшләре идарәсенең бүлек җитәкчесе урынбасары Айрат Садыйков “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иткәнчә, үзгә режим көннәрендә республиканың барлык территориясендә корган үләннәрне яндыру, табигатьтә учак кабызу катгый тыела.

– Урманнарга якын урнашкан 120 авылда, 75 бакчачылык ширкатендә, 84 балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерында учак кабызырга рөхсәт ителми. Бу исемлек Министрлар Кабинеты карарында күрсәтелгән. Әлеге исемлеккә кермәгән, ягъни, урманнардан еракта урнашкан торак пунктларда, бакчачылык ширкатьләрендә мангалда шашлык кыздырырга мөмкин. Ләкин, ут чыганагы йорт һәм корылмалардан 5 метрдан да ким булмаганча ераклыкта торырга тиеш. Саклык чараларына җаваплы карау сорала,-диде Айрат Садыйков.

Янгынга каршы үзгә режим көннәрендә таләпләрне үтәмәгән гражданнарга 20 мең сумга, вазифа биләгән затларга 60 мең сумга, юридик затларга 800 мең сумга кадәр штраф салына.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading