16+

Ут кабызмыйча китмибез

“Казэнерго” җәмгыяте директоры Рөстәм Абдулхаков таныштырганча, Казанда электр челтәре 2700 километрны тәшкил итә, урам яктырткычлары 89,2 мең берәмлек.

Ут кабызмыйча китмибез

“Казэнерго” җәмгыяте директоры Рөстәм Абдулхаков таныштырганча, Казанда электр челтәре 2700 километрны тәшкил итә, урам яктырткычлары 89,2 мең берәмлек.

— Татарстан Президенты башлангычындагы “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында Казандагы 182 ишегалдына 1800 электр баганасы утыртылды, 2100 яктырткыч урнаштырылды. Шәһәр бистәләренә 5 елда 6 мең яктырткыч куелды. Быел Константиновка, Отары, Беляевский, Залесный бистәләрендә электр челтәрләренә төзекләндерү үткәрелде. “Салават күпере” торак комплексына килү юлларына, Аракчино шоссесына, Казанның Зур боҗра юлына яктырткычлар урнаштыру дәвам итә, - диде Рөстәм Абдулхаков.

Башкалада 66 бина төннәрен төрле төсләрдәге утлар белән сәнгати яктыртыла. Милли китапханә бинасы да (ул Казанда Пушкин урамындагы 86нчы бинага күченде) төнге утлар белән бизәләчәк.

Электр утлары турында фикерләшүгә йомгак ясап, мэр Илсур Метшин:”Казанлылар ишегалларына асфальт түшәлгәч, “эшчеләр китеп бармасмы?”, дип борчылып сорыйлар. Һич борчылмасыннар, ишегалларына урам яктырткычлары да куелачак, балалар уен мәйданчыклары да ясалачак, кече архитектура корылмалары да урнаштырылачак”, - диде.

Фото: http://kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading