16+

Уяу булу сорала

Террор актлары булу куркынычы сәбәпле, казанлыларны уяу булырга чакыралар. Шушы хактагы белешмәләр шәһәрлеләрнең күпләп җыела торган урыннарында - базарларда, сәүдә үзәкләрендә, тукталышларда һәм җәмәгать транспортында урнаштырылачак.

Уяу булу сорала

Террор актлары булу куркынычы сәбәпле, казанлыларны уяу булырга чакыралар. Шушы хактагы белешмәләр шәһәрлеләрнең күпләп җыела торган урыннарында - базарларда, сәүдә үзәкләрендә, тукталышларда һәм җәмәгать транспортында урнаштырылачак.

Шәһәр мэры, террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе рәисе Илсур Метшин йөкләмәсе буенча үткәрелгән чираттан тыш комиссия утырышында шундый карар кабул ителде. Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Красильников сүзләре буенча, Казан метрополитены ныклы күзәтү астына алынган, урамнарда патрульләр көчәйтелгән, экстремистлык буенча хисапта торган кешеләр белән эш алып барыла. ТСЖ һәм идарәче компанияләр белән берлектә, йортларның подвалларын һәм чардакларын өстәмә тикшерергә фәрман бирелгән.
«Мигрантларны җәлеп итүче оешмаларга, шулай ук чит ил кешеләренең күпләп яши торган урыннарына карата полициягә аерым рекомендацияләр бирелде. Таҗикстан, Үзбәкстан, Әзәрбайҗан, Төньяк Кавказ диаспоралары белән профилактик эш алып бару сорала», - дип саный Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы. Шик уятучы гамәлләр һәм кешеләр турындагы мәгълүматларны казанлыларга 8 (843) 291-35-28, 02, 020 телефон номерлары буенча ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының дежур хезмәтенә яки 8 (843) 231-45-55 телефон номеры белән Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсенең дежур хезмәтенә шалтыратып әйтү сорала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading