16+

«Вамин» караклыкта тотылган

«Вамин-Татарстан» ААҖгә карата җинаять эше кузгатылган. Вазифаи затлар 5 банктан 11 миллиард сумлык кредит алганнар.

«Вамин» караклыкта тотылган

«Вамин-Татарстан» ААҖгә карата җинаять эше кузгатылган. Вазифаи затлар 5 банктан 11 миллиард сумлык кредит алганнар.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгыннан алынган хәбәргә караганда, август аенда ТР буенча ЭЭМга 5 банкның җитәкчеләреннән күмәк мөрәҗәгать килеп ирешкән. Алар «Вамин-Татарстан» ААҖнең вазифаи затларын законсыз рәвештә кредит алуда гаеплиләр, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМның матбугат хезмәте.
Банк җитәкчеләре мөрәҗәгатьләрендә «Вамин-Татарстан» ААҖнең кредитларны ябуга бәйле чаралар күрмәвен һәм бер үк вакытта яңа гына барлыкка китерелгән «Казан» ҖЧҖгә үз активларын күчерүен хәбәр иткәннәр. Аларның мәгълүматлары буенча, 2011-2012 елларда «Вамин»ның 7 сөт заводы һәм башка бер төркем предприятиеләренең милке дә яңадан теркәлгән икән.
Моннан тыш, «Вамин-Татарстан» ААҖ банктан кредит алганда финанс-хуҗалык хәле турында ялган белешмәләр, шул исәптән залог милке турында ялган мәгълүматлар биргән. Нәтиҗәдә, банкларга 11 миллиард сумнан артык зыян салынган. 4 сентябрьдә ТР буенча ЭЭМның баш тикшерү идарәсе «Вамин-Татарстан» ААҖнең вазифаи затларына карата РФ ҖКның 159 нчы маддәсенең 4 нче өлеше («Аеруча күп күләмдә урлау») буенча җинаять эше кузгаткан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading