16+

"Вандалның әлеге гамәле- вәхшилек"

Татарстан Митрополиясе һәм Диния Нәзарәте Актаныш районы зиратында булган вандализм очрагы буенча уртак белдерү белән чыктылар

"Вандалның әлеге гамәле- вәхшилек"

Татарстан Митрополиясе һәм Диния Нәзарәте Актаныш районы зиратында булган вандализм очрагы буенча уртак белдерү белән чыктылар

Актаныш районында килеп чыккан вандаллык очрагына карата Татарстанда ачулы караш урнашты: мөселманнар арасында да, православие җәмәгатьчелегендә дә. Нәзарәт һәм Митрополия вандалның әлеге гамәлен вәхшилек дип бәялиләр һәм нинди диндә булуга карамастан каберләрне мәсхәрәләү иң түбән эшләрнең берсе икәнен искә төшерәләр. Акылы булган һәр кеше мондый гамәл кылырга ярамаганлыгын аңлый. Мәрхүмнең якыннары кичергән хисләренә һәм саклаган хәтеренә карата бу кешелексезлек булып тора. Вафат булган туганынының хәтере һәркем өчен – кадерле.

Татарстанда җитәкчелек һәм дин әһелләре тарафыннан динара татулыкны саклау өстендә күп вакыт дәвамында зур эшләр башкарыла. Бу тырышлыклар республикада мөселманнар һәм православие динендәге кешеләргә тигез дәрәҗәдә үзләренең дини гореф-гадәтләрен башкарырга мөмкинлек бирә һәм җәмәгатьчелекне динара каршылыклардан саклый. 2016 елда Казанның борынгы мөселман зиратында күпсанлы каберләр өстеннән вандаллык кылынгач та, җәмәгатьчелек, шул исәптә дин әһелләре дә кискен ачуланган иде. Зиратларда килеп чыккан бу очракларның сәбәбе милләтләр арасындагы киеренкелекнең нәтиҗәсе түгел, ә киресенчә – республикада төрле дин вәкилләре арасында  ике яклап урнашкан хөрмәтле мөнәсәбәтләрдән чыгарма булып тора.

Актаныштагы кабер ташы торгызылды. Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов әйтте: «Республикада мондый күренешкә юл куелырга тиеш түгел! Район башлыгы бу вакыйга өчен шәхси җаваплылыкта. Бу хәлне җентекләп тикшерергә, вандализм кылган гаеплеләргә закон буенча җәза бирергә кирәк… Татарстан Республикасы һәрвакыт барлык дин вәкилләренә хөрмәт белән карый торган урын булды һәм хәзер дә шулай. Барлык хакимият органнары үз эшендә шушы принципка тугры булырга бурычлы». Һичшиксез, бу вакыйгадан тиешле нәтиҗәләр чыгарылачак һәм ул кабатланмасын өчен чаралар күреләчәк.

Шуның белән бергә әлеге аерым инцидент Татарстанны, республиканың җитәкчелеген һәм мөселманнарны оятсыз рәвештә һәм нахакка милләтчелелек, дини түземсезлек һәм фашизмда гаепләү өчен сәбәп була. Әлеге теманы «чәйнәү» массакүләм киңлекләр алды. Һәм мәгълүматны әнә шулай тискәре рәвештә тапшыру, безнеңчә, Россия халыклары арасындагы татулык һәм дуслыкка җитди зыян китерә, динара һәм милләтара дошманлыкка китерә. Килеп чыккан хәл тагын бер кат мәнфәгатьләр тигезлеген җимерү өчен бер ялгыш гамәл һәм сүз җитүен дәлилли.

Хакимият органнары белән безнең уртак максатыбыз – барлык дин вәкилләренең һәм халыкларның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен шартлар тудыру, килеп чыккан мәсьәләләрне хәл итү, уртак тырышлыклар белән күпмилләтле Ватаныбызда татулык төзү.

Чыганак
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading