16+

Йортсыз калган Аришага ярдәм ит!

13 июль көнне 18:30да хәйрия велохәрәкәте башлана. Велосипедчылар церебраль паралич белән авыручы Ариша Амеровага ярдәм итмәкче.

Йортсыз калган Аришага ярдәм ит!

13 июль көнне 18:30да хәйрия велохәрәкәте башлана. Велосипедчылар церебраль паралич белән авыручы Ариша Амеровага ярдәм итмәкче.

Казанның Киров районында үз йортлары белән яшәгән Аришаның гаиләсе 8 июнь көнне йорт-җирсез кала, өйләре янып бетә. Кыз әнисе һәм сеңлесе белән генә яшәгән. Бүгенге көндә гаиләгә көнкүреш кирәк-яраклары, кием, торырга урын кирәк.

"Альпари» хәйрия фонды һәм бертөркем велосипедчылар велосәяхәт оештырып авыр хәлдә калган гаилә проблемасына киң җәмгыятьчелекне җәлеп итәргә өметләнә.

- Маршрутны Татарстан велосипедчылар берлеге һәм экскурсоводлар белән төзедек. Инде утызга якын кеше катнашырга теләк белдерде. Велохәрәкәтебез кызыклы һәм ике як өчен дә файдалы булыр дип өметләнәбез, - диде чараны оештыручы «Альпари» хәйрия фонды белгече Наталия Гыйләҗева.

Маршрут Бауман урамындагы сәгать яныннан башлана. Биредә һәр кешегә билгеләнгән маршрут буенча төзелгән карта тапшырачаклар. Карта ярдәмендә велосипедчылар Кабан күле хәзинәләрен табарга тиеш. Катнашучылар Казан Кирмәне, Черек күл, Татарстан урамы, Мәрҗани мәчете тирәсендә туктап Казан тарихы буенча төрле кызыклы мәгълүмат беләчәк. Алган белемнәре аларга Кабан күле хәзинәләрен табарга ярдәм итәчәк.

Чараны «Альпари» хәйрия фонды, Татарстан Велосипедчылар союзы берлеге, "Көмеш волонтерлар" ("Серебрянные волонтеры") берлеге оештыра. Хәйрия велохәрәкәтендә катнашу өчен 267-61-11 номеры буенча регестрация узарга кирәк. Сәяхәт олылар өчен - 250, балалар өчен 150 сумга төшәчәк. Бу акчалар Аришаның гаиләсенә ярдәм итү өчен тотылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading