16+

Вениамин Петров: «Эшче һөнәрләренә яңа стандартлар нигезендә укытырга кирәк»

Күптән түгел Россия җыелма командасы Бразилиядә үткәрелгән «WorldSkills» эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатыннан кайтты.

Вениамин Петров: «Эшче һөнәрләренә яңа стандартлар нигезендә укытырга кирәк»

Күптән түгел Россия җыелма командасы Бразилиядә үткәрелгән «WorldSkills» эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатыннан кайтты.

Казан төзелеш көллияте студенты Вениамин Петров та Сан-Паулу шәһәрендә үз көчен сынап карады. Чемпионаттан алган хис-кичерешләре, җиңүләре һәм җиңелүләре турында егеттән үзе белән сөйләшеп белергә булдык.

- Вениамин, Брази­лиядә уздырылган «Worl­d­­­Skills» чемпионатына ничек эләктең?
- Бу бик очраклы гына килеп чыкты. Мине анда катнашырга мәҗбүр иттеләр дисәм дә, ялгыш булмас. Ахыр чиктә, ә нигә үз көчемне сынап карамас­ка, дип ризалык бирдем. Әлбәттә, бары югары күрсәткечләргә генә өметләндем. Республика күләмендәге ярышта җиңеп чык­кач, ирешкән уңышлар белән генә тукталып калмаска, Россия җыелма командасына керү өчен көрәшергә булдым. Бразилия - бик матур, колоритлы ил. Безне яхшы каршы алдылар, халкы да бик кунакчыл.

- Россия командасына керү өчен дә күп сынаулар аша узарга кирәк дип беләм.

- Әлбәттә. Мин башта рес­публика, Идел буе Федераль төбәгендә, соңыннан III Халыкара чемпионатта җиңүче булдым. Ә Бразилиядәге ярышларда үз компетенциям буенча 19 нчы урын алдым. Беренче тапкырга яхшы күрсәткеч дип уйлыйм, чөнки бу өлкәдә шундый зур ярышларда мин әле яңа кеше.

- Чемпионат бары­шында дулкынлану хисе булдымы?
- Әзерләнер өчен бары ике ай гына бүленеп бирелде. Ә бу дөньякүләм ярыш­лар өчен бик аз. Практикага да аз вакыт бирелде, биремнәр дә катлаулы иде. Бәлки шуңа да бары 19 нчы гына урында булганмындыр. Чемпионатның соңгы көнендә нык дулкынландым. Никтер эшемне ахырга кадәр җиткерер­гә өлгермәмен кебек иде. Ярый әле үз-үземне җиңә алдым, куйган максатларыма ирештем.

- Эш ничек бәяләнде?
- Без ярышта кирпеч­ләрдән ике дивар төзедек. Беренчесендә Рио- де-Жанейро шәһәрендәге Христос-Йолучы һәйкәле, икенчесендә Бразилия картасын сурәтләргә кирәк иде. Дөнья таләп­ләре ­Россиянекеннән шактый аерыла. Монда һәр миллиметр сине җиңүгә йә якынайта, йә ерагайта. Бездә дөнья таләпләренә туры килердәй эш кораллары да юк. Укыту да инде күптән искергән программалар буенча бара. Шуңа да башкаларга караганда безнекеләрнең әзерлек дәрәҗәсе түбән иде. Алтмыш команда арасында 14 нче урынга ия булдык. Миңа исә Германиядәге стажировкам ярдәм итте.

- Синеңчә, эшче һөнәрләрне үстерергә кирәкме?
- Әлбәттә, кирәк, ләкин башка, яңа стандартлар буенча. Мин чемпионатта катнашканыма үкенмим, шушы һөнәрне сайлаганыма да шатланып бетә алмыйм.

- Берничә елдан Казан да үзендә «WorldSkills»ны кабул итә. Ничек уйлыйсың, без дә Бразилия дәрәҗәсендә үткәрә алырбызмы аны?
- Чираттагы чемпионатны Казан кабул итүе минем өчен зур сюрприз булды. Франция белән Бельгия дә көчле көндәшләр бит. Ләкин Казан бу чемпионатны үзендә оештыруга лаек дип уйлыйм. Без аны башка чаралар кебек, йөзгә кызыллык китермичә, барысын да шаккатырырлык итеп югары дәрәҗәдә үткәрәчәгебезгә ышанам.

- Алга таба нинди планнар, укуыңны дәвам итәргә җыенасыңмы?
- Бразилиягә барып кайт­каннан соң, 2019 елдагы чемпионат катнашучыларын дөнья стандартларына туры китереп әзерләү теләге туды. Ә 2016 елга мөмкинлек булса, Россия данын яклап, Швейцария­дә узачак Европа чемпионатында катнашасым килә. Кечкенәдән архитектор булырга хыялландым, шуңа да көллиятне тәмамлагач, Казан дәүләт архитектура-төзелеш институтына укыр­га керергә уйлыйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading