9 Май алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына һава юлларыннан ташламалы һәм бушлай файдаланырга тәкъдим итәләр. Ветеран-фронтовиклар элеккеге көрәш урыннарында булып, сугыш вакытындагы дуслары белән очраша алачак.
Авиакомпанияләр ветераннарны Мәскәүгә һәм Россиянең башка шәһәрләренә алып барырга планлаштыра, анда ветеран-фронтовиклар «Көрәш даны урыннары» маршруты буйлап хәрәкәт итәчәкләр.
Бу чарада РФ территориясендә даими яшәүче РФ гражданнары булган Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, фашизм тоткыннары катнаша ала. Шулай ук чара тулы күләмдә элек СССР составына кергән БДБ илләрендә һәм Балтыйк буе республикаларында яшәүче яки бу илләрнең гражданнары булган ветераннарга һәм инвалидларга да кагыла.
Чарада катнашучылар, эчке рейслардан файдаланып, РФ БДБ һәм Балтыйк буе республикалары пунктларыннан Европа илләре шәһәрләренә - Болгария, Венгрия, Германия, Польша, Румыния, Сербия, Хорватия, Австрия һәм Чехиягә бушлай оча ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар