16+

«Водоканал» янгын чыккан «Караваево»ның суын өздергәнме?

Автор фотолары «Базар эшләми», - диде каршыма очраган «Караваево» сәүдә комплексы директоры урынбасары Вилен Габитов. Эшләмәгәне болай да әллә каян күренеп тора. Бинаның керү ягы аклы-кызыллы тасма белән әйләндереп алынган, икенче каттагы тәрәзәләрнең күбесендә пыяласы калмаган... Якшәмбе кичендә «кызыл әтәч» «Караваево» базарында «кунак» булды. «Караваево» сәүдә комплексының икенче катында янгын...

«Водоканал» янгын чыккан «Караваево»ның суын өздергәнме?

Автор фотолары «Базар эшләми», - диде каршыма очраган «Караваево» сәүдә комплексы директоры урынбасары Вилен Габитов. Эшләмәгәне болай да әллә каян күренеп тора. Бинаның керү ягы аклы-кызыллы тасма белән әйләндереп алынган, икенче каттагы тәрәзәләрнең күбесендә пыяласы калмаган... Якшәмбе кичендә «кызыл әтәч» «Караваево» базарында «кунак» булды. «Караваево» сәүдә комплексының икенче катында янгын...

Автор фотолары

«Базар эшләми», - диде каршыма очраган «Караваево» сәүдә комплексы директоры урынбасары Вилен Габитов. Эшләмәгәне болай да әллә каян күренеп тора. Бинаның керү ягы аклы-кызыллы тасма белән әйләндереп алынган, икенче каттагы тәрәзәләрнең күбесендә пыяласы калмаган... Якшәмбе кичендә «кызыл әтәч» «Караваево» базарында «кунак» булды.

«Караваево» сәүдә комплексының икенче катында янгын чыккан, дигән хәбәр Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 20.25тә килеп ирешкән. Янгын сүндерүчеләр белән бергә шунда кәсеп иткән эшкуарлар да ашыккан. Әмма товарларының, дөресрәге, акчаларының ничек янганын алар тамаша кылырга гына мәҗбүр булган.

Без «Караваево»га икенче көнне, дүшәмбе иртәнге 10да бардык. Яңгыр ишеп яуса да, эшкуарлар, зонтиклары астында, бина эченә кертүләрен көтеп торды. Иртәнге җидедә тикшерүчеләр, сәүдә үзәге бинасына кереп, янгынның сәбәбен ачыклау максатыннан, эшкә керешкән.
Сәүдә үзәге директоры урынбасары Вилен Габитов базарга 20.45тә килеп җиткән. Ул «Караваево»да ике сәүдә ноктасы тоткан: берсендә - тәмәке, икенчесендә эчке киемнәр саткан.

- Мин әле базарның янганына хәзер дә ышанмыйм. Төш кенә күрәмдер сыман, - диде Вилен Габитов. - Соңгы янгын сүндерү бригадасы бүген иртәнге алтыда гына китте.

Канцтоварлар белән сату иткән Галина ханым тикшерүчеләр килгәнче бина эченә кереп чыгарга өлгергән. Куллары корымга баткан. Эшкуар үзе генә түгел, сатучысы белән бергә килгән иде. Гөнаһ шомлыгына, Галина ханым яңа товарларны җомга көнне генә күпләп китергән булган. Әмма товарның бер өлеше күршедәге бинада урнашкан складта калган.

- Дәфтәрләр, открыткалар - бөтен кәгазь продукциябез янды, - диде Галина ханым. - Ут эләкмәгән әйберләрне янгынны сүндергәндә су харап иткән. Клеенка эчендәге керамик әйберләребезгә кадәр үтеп кергән.

Акчалары көлгә әйләнсә дә, эшкуарлар хәтта бер-берсе белән шаяртырга да үзләрендә көч таба.

«Кызыл әтәч» кием-салым сатылган икенче катта бөтен нәрсәне дә юк итсә, азык-төлек сатылган беренче катта урта рәткә генә барып җитәргә өлгергән.

Исемен әйтергә теләмәгән эшкуар ханым белән аның сатучысы да яңгыр астында чыланып, бина эченә кертүләрен көтеп торды. Аларга да янгын турында кичке 9лар тирәсендә хәбәр килгән. Алар шок хәлендә. «Кызыл әтәч» китергән зыян өчен компенсациягә өмет итәләр. Базар җитәкчелеге әйтүенчә, сәүдә комплексы бинасы 200 миллион сумга иминиятләштерелгән булган.

- Без беренче катта азык-төлек сата идек, аңа янган ис сеңеп, тулысы белән зыян килгәндер инде, - диде миңа аркасы белән борылган эшкуар ханым.
«Караваево»да җәй уртасыннан бирле сату сату булмаган. Эшкуарларның озакка сузылган юлны төзекләндерүгә эче пошкан.

- Июль башында шушы каһәр суккан академик Павлов урамын ремонтка ябып куйдылар да 25 августка әзер булыр, диделәр, - диде Вилен Габитов. - Вакытында эшләп бетерә алмагач, 1 сентябрьдә ачарбыз, дип вәгъдә иттеләр. Ахыр чиктә, юлны октябрьдә генә ачтылар. Шушы ремонт аркасында юньләп акча да эшли алмадык. Эшкуарлар ремонт ясаучылар янына барып, тавыш күтәреп тә йөрде.

Вилен әфәнде әйтүенчә, әгәр бина эчендәге янгын сүндерү системасында су булса, янгынны булдырмый да калырга мөмкин булыр иде.

- Якшәмбе кичендә «Водоканал», безне алдан кисәтмичә, суны өздерде. Янгын сүндерү системасы эшләп китте китүен, әмма система калган суны гына атып чыгарды. «Водоканал» су бирүне туктату турында безгә хәбәр итәргә тиеш иде, - диде «Караваево» директоры урынбасары.

Дөрес, Авиатөзелеш районында 13 сентябрь иртәнге 9дан 14 октябрь иртәнге 8гә кадәр кайбер йортларда суны туктатулары турында алдан хәбәр ителгән. Әмма «Водоканал» диспетчеры безгә әйтүенчә, Дементьев урамы, 72нче йорт адресы буенча урнашкан «Караваево» базары «су туктатылырга тиешле йортлар» исемлегендә юк.



Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин белән дә элемтәгә кердек. Аның әйтүенчә, янгын берничә сәбәп аркасында килеп чыгарга мөмкин, дип фаразлый белгечләр, шулар арасында ут төртү очрагы да бар. «Водоканал»ның суны өздерү, өздермәве турында да анык хәбәр юк. Ә шулай да янгын сүндерү системасына суның гомуми суүткәргечтән килүен әйтте әңгәмәдәшем. Тикшерү барышында базарның янгын сүндерү системасына хезмәт күрсәткән оешма вәкилләреннән дә сорау алыначак.

Янгын сүндерү хезмәткәрләре «Караваево»ны 2009 елның мартында тикшереп, 17 кагыйдә бозу очрагы теркәгән. Суд карары белән, базар эшчәнлеге 10 тәүлеккә туктатылган булган. 2010 елның сентябрендә һәм 2013 елның июлендә исә бәйсез тикшерү үткәреп, бинаны янгын куркынычсызлыгы ягыннан яраклы дип тапканнар.

2013 елның 13 маенда Казан тирәсендәге «Яңа Тура» сәүдә комплексындагы янгын да эшкуарларга бик зур зыян салган иде. «Яңа Тура»да янгын төштән соң чыкканга күрә, кайбер сатучылар үз товарларын чыгарырга өлгерде. Әмма «Караваево»дагы эшкуарлар тулысынча ярык тагарак янында калды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading