16+

Вәсилә Фәттахованы тамашачы соңгы тапкыр алкышлады (ВИДЕО)

Бүген Уфада Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованы соңгы юлга озаттылар.

Вәсилә Фәттахованы тамашачы соңгы тапкыр алкышлады (ВИДЕО)

Бүген Уфада Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованы соңгы юлга озаттылар.

Хушлашу мәрасиме Башкорт Дәүләт филармониясендә булды. Бирегә килүче халык филармония фойесына гына сыймыйча, урамда да җыелган. Вәсиләне озатырга туганнары, хезмәттәшләре, Башкортстаннан гына түгел, Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән дә тамашачылары җыелган.



Саубуллашу мәрасимендә Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфикова, депутат, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, "Радиус" продюсерлык үзәге директоры Радмир Усаев, Татарстаннан һәм Башкортстаннан мәдәният хезмәткәрләре бар иде дип яза, "Башинформ".

Вәсилә Фәттахова Уфада Көньяк зиратының "Дан аллеясы"на җирләнә.

Фото: Шамил Валеев, видео: Мирон Доровских

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading