16+

Хатын-кызларның хокукларын даулап йөри торган үз хәрәкәтләре бар

“Ир – баш, хатын-муен”, – диләр бит. Моның белән килешмәүчеләр дә күп икән. Башка төрле фикер йөртүче, кыю хатын-кызлар белән аралаштык.

Хатын-кызларның хокукларын даулап йөри торган үз хәрәкәтләре бар

“Ир – баш, хатын-муен”, – диләр бит. Моның белән килешмәүчеләр дә күп икән. Башка төрле фикер йөртүче, кыю хатын-кызлар белән аралаштык.

Тарих битләреннән
Феминизм – хатын-кызларның икътисадый, сәяси, гражданлык хокуклары ир-атларныкы белән тигез булуы өчен көрәшә торган хәрәкәт. Аның тарихы 19 гасыр ахыры – 20 гасыр башына, суфражисткалар хәрәкәтеннән барып тоташа. Ул вакытта хатын-кызлар тавыш бирү, укырга керү һәм эшкә урнашу, үз теләге белән йөклелекне туктату хокуклары өчен көрәшкән.

Сүз уңаеннан, Россиядә хатын-кыз хокуклары мәсьәләсе гел үзгәреп торган. Мәсәлән, 1920 елда урнашкан большевиклар хакимияте җенес тигезлеге буенча иң алдынгы карашларда булган. Хатын-кызлар сәяси хокуклар алган, аларны укырга һәм язарга өйрәтә башлаганнар. Үзәкләштерелгән ашханәләр гүзәл затларны аш-су әзерләүдән дә берникадәр азат иткән. Балалар бакчалары, баланы яслегә бирү  мөмкинлеге барлыкка килгән.

Әмма бу чор озакка сузылмаган. Сталин хакимияте вакытында аерылышу процедурасы катлауланган, хатын-кызлар бүлекләре бетерелгән һәм аборт ясау тыелган.

“Феминизм ирләргә каршы түгел”
Бүген исә, хатын-кызларның хокукларын яклаган хәрәкәт нәрсә өчен көрәшә, дисезме. Шуны белер өчен Гүзәлия Гыйматдинова белән хәбәрләштек. Ул үзен феминисткалар рәтенә кертә. 

– Башта мин дә феминизмның ник кирәк булуын аңламадым. Ләкин социаль челтәрләрдә хатын-кыз хокуклары турында сөйләшүче, язучы кызларның фикерен укыгач, карашларым үзгәрде. Бу хәрәкәтнең кыйммәтләре белән кызыксына башладым. 2018 елда экоактивизм (әйләнә-тирә мохитне саклау – Ред.) хәрәкәте белән мавыгып киттем. Баксаң, бу юнәлештә күбесе – кызлар. Феминизм хәрәкәтенә кушылуга шул этәргеч булгандыр, – диде Гүзәлия.

Героебызның көндәлек тормышында да бу хәрәкәтнең тәэсире сизелә икән. Гүзәлия “Хатын-кызлар дөньясы” проекты нигезендә күренекле гүзәл затларның тормыш юлы турында сөйли, экскурсияләр үткәрә. 

–  Көндәлек тормышта феминитивлар кулланам. Мәсәлән, хатын-кызларга галим түгел галимә, шагыйрь түгел шагыйрә дип эндәшү дөресрәк була. Аларны 20нче гасыр башында иҗат иткән шагыйрә Маһруй Мозаффария иҗатында очратып була. Феминизм турында күбрәк укыгач, фикерләү, кешеләргә карата мөнәсәбәтләр үзгәрә. Гомумән, җәмгыятьтә булган кагыйдәләрне, аларның башлангычын аңлый башлыйсың, – ди ул.

– Гүзәлия, “феминизм – ирләргә каршы” дип әйтүчеләр дә аз түгел. Сез ир-атларга нинди мөнәсәбәттә?
– Феминизм ирләргә каршы түгел. Бу хәрәкәт патриархатны (ир-атларның социаль, мәдәни һәм юридик яктан өстенлек итүе) кире кага. Дөресен әйткәндә, феминизм җиңгән дөнья ир-атлар өчен дә кулайрак. Мәсәлән, “кызлар өй эшләре белән шөгыльләнергә тиеш”, “егетләр еламый” дигән сүзләрне без гел ишетеп торабыз. Кызлар да уңышлы карьера төзи ала. Ир-атларның да еларга хокукы бар. Искәртеп үтәм, феминизмны яклаган ирләр дә бар!

– Хатын-кызларны хәзерге вакытта хокуклары тиешенчә яклана дип уйлыйсызмы?
– Юк. Хәзер, минемчә, хәл тагын да катлауланды. Хатын-кызларга карата көч куллануга каршы канун кирәк. Соңгы арада аборт ясату мөмкинлеге кыенлашты. Абортларны тыю турында сүз алып баралар, шул борчый.

– Сезнеңчә аборт ясау мәсьәләсе буенча һәр хатын-кызның сайлау мөмкинлеге булырга тиешме?
– Әлбәттә. Йөклелекне ясалма өзүгә тыю кертелсә, криминаль абортлар саны артачак. Тарих битләрендә мисаллар иксез-чиксез. Йөклелекне тыюны хуплаучылар әбиләреннән элек абортлар нинди шартларда ясалганы турында сорасыннар әле.

– Үзегез өйдә эшләрне ничек бүлү яклы?
– Һәр гаиләдә ике кеше сөйләшеп, килешеп яшәргә тиеш. Мин өй эшләрен  бер-береңнең мөмкинлекләрен игътибарга алып бүлү яклы. Гаилә – ул ярдәмләшеп, терәк булып яшәү.

– Ир-атларга гына башкарырга ярый торган һөнәрләр бар. Сез моңа ничек карыйсыз?
– Минемчә, хатын-кыз үзе теләгән һөнәрне сайларга тиеш. Беркөнне шахтада эшләгән кыз белән интервью карадым. Бу аның хыялы, теләге булган. Эше турында бик кызыклы сөйләде. 

– Ә мәсәлән, автобуста ир-атлар хатын-кызга урын бирергә тиешме? Ирләр дә эштән арып кайта бит.
– Хатын-кыз да эштән арып кайта. Кемнең хәле бар, шул басып бара инде. Кем күбрәк арыган бәйгесен үткәрмик инде. Җәмәгать транспортында хәлсез, авыру, өлкән яшьтәге кешеләргә, йөкле хатын-кызларга урын бирү яхшы күренеш.

Феминизм турында башка хатын-кызларның фикерен дә сораштык. Аларның уйлары исә, гомумән, үзгә булып чыкты. 

– Феминизм кирәкми. Хатын-кыз назлы, илаһи җан булырга тиеш. Ул – йортның җылысын саклаучы, балаларны тәрбияләүче кеше. Хатын-кыз бүген болай да үз өстенә бик күп мәшәкать ала. Аның бала тәрбияләргә вакыты да калмый. Бу үз чиратында җәмгыятьтә психик яктан сәламәт булмаган балалар күбәюгә китерә. Балаларга таянырга ныклы гаилә, көч биреп торучы әни кирәк. Көне буе эш артыннан чапкан хатын-кызның моңа хәле калмый. Ә аборт ясатуга килгәндә, аны тыймаска кирәк дип уйлыйм. Гомумән, бу сүзләр көн кадагына туры килми. Балалар барысын да кече яшьтән интернет аша күреп үсә. Мәктәп системасы балаларга дөрес юлдан тайпылмаска ярдәм итәргә тиеш. Факультатив итеп, чисталык дәресләре булдырырга кирәк. Моңа мөнәсәбәтләр чисталыгын да кертү шарт, – дип әйтте “Ак калфак” бөтендөнья хатын-кызлар оешмасы әгъзасы Райлә Галиева.

Феминизмны кабул итү яки итмәү һәркемнең үзеннән тора. Шунысы хак: Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, җир шарында 736 миллион хатын-кыз физик яки җенси яктан җәбер-золым күргән. Җәмгыятебездә мөнәсәбәтләр камиллектән ерак икән әле. Бер генә теләгебез: хатын-кызлар да, ир-атлар да бәхетле булсыннар. 

Ирләр ни уйлый?
Рәсим Хаҗиев, журналист: 

– Хатын-кызларга күбрәк хокук биргән саен, ул ир-атның дәрәҗәсен төшерә башлый. Ирдән өстен буласы килә.  Әлбәттә, кайбер өлкәләрдә хатын-кыз белән ир-ат бертигез була алмый. Ир-атлар физик яктан көчлерәк. Бер арба утынны ирләр тизрәк ярып бетерер, мөгаен. Статистика мәгълүматлары буенча исә, ир-атлар хатын-кызларга караганда күбрәк хезмәт хакы ала. Минемчә, бер үк төрле күләмдә эш башкарган очракларда ике зат та бер төрле хезмәт хакы алырга тиеш. 

Руслан Шәймөхәммәтов, юрист: 
– Хатын-кызларның хокуклары арта бара. Феминизм идеяләре тулысынча чынга ашса, нәрсә буласын тәгаен әйтеп булмый. Юридик яктан караганда, минемчә, бөтен кеше дә тигез булырга тиеш. Ирләрне дә, хатын-кызларны да бер канун буенча хөкем итәләр.

Ринат Билалов, эшмәкәр: 
– Феминизм турында ишеткәнем дә булмады. Нәрсә икәнен дә белмим. Тормыш иптәшем белән барысын да киңәшләшеп эшлибез. Хатыным өйдә балалар карый, мин гаиләгә табыш китерәм. Бер дә каршы килми. Эшләргә тели икән, эшләсен бер сүзем юк.

Дамир Галиев, түшәм тарттыручы: 
– Хатын-кыз – ул аерым дөнья бит. Аны аңлап бетереп булмый. Миңа калса, хәзер бөтен хокуклар да тигез инде. Ә хатын-кызлар өчен һөнәрләрнең исемнәрен алыштыру, гомумән, сәер. Пешекче, укытучы, тәрбияче, эретеп ябыштыручы – һөнәрләрнең заты юк. Башыгызны катырмагыз.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading