16+

Яңа акчаларда Казан күренеше булсын!

Россия банкының 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларында урын алу өчен шәһәрләр арасында көрәш бара. Алар арасында Казан да бар. Башкалабызның өч символы - "Кол Шәриф" мәчете, Казан федераль университеты һәм Казан Кремле бәйгенең икенче этабына үтте.

Теләгән һәр кеше яңа 200 сумлык купюра белән фотога төшеп, Россия банкының яңа банкнотларына эләгү өчен көрәш алып баручы шәһәргә булыша ала. Аның өчен нишләргә?

Яңа акчаның Казан Кремле сурәте белән нинди булачагын күзаллар өчен шәһәрнең күренекле биш урынының берсенә барырга кирәк. Шунда ук купюра стенды янында фотога да төшә аласыз. Ә Казан Кремле кандидатурасына тагын да күбрәк булышасы килгәннәр әлеге фотоларын социаль челтәрләргә акциянең #200казань төп хэштегы белән урнаштыра ала. Һәр биш урынның да беренче 100 фото авторлары сувенир флаер-банкнотлар белән бүләкләнә. Алар белән музейга керергә яисә Казан Кремлендә уздырылучы берәр чарада катнашырга мөмкин булачак.

Казан Кремле төшкән банкнот стендлары Казан Кремле диварлары янында, Кремль яр буенда, "Казан" гаилә үзәгендә, "Әкият" курчак театры янындагы ял зонасында һәм Горький исемендәге паркка урнаштырылган.

Фотолар: vk.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading