16+

Яңа елда агулану очраклары теркәлгән

Яңа елның беренче көннәрендә республикабызда сөрем газы (угарный газ) белән агулану очраклары теркәлгән. 3-10 гыйнвар аралыгында барлыгы 15 кеше зыян күргән, шуларның 7се - балалар.

Яңа елда агулану очраклары теркәлгән

Яңа елның беренче көннәрендә республикабызда сөрем газы (угарный газ) белән агулану очраклары теркәлгән. 3-10 гыйнвар аралыгында барлыгы 15 кеше зыян күргән, шуларның 7се - балалар.

Россиянең Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә: сөрем газының чыганаклары - утын белән ягыла торган яраксыз булган мичләр, газ җиһазлары, бассейннардагы җылыткычлар, газ чыгара торган двигательләр. Мичләрдәге ярыклар, тыгылган төтен юллары, кар белән капланган яки җилдән сакланмый торган мич торбалары да сөрем газының торак йорт эченә керү мөмкинлеген арттыра.

Сөрем газы белән агуланган очракта иң беренче чиратта:
- газ килүне туктатырга;

- зыян күргән кешене саф һавага алып чыгарга;

- әгәр зыян күрүче үз аңында булса, аны яткырырга, тынычлыкта калдырырга, саф һавадан өзмәскә;

- әгәр зыян күрүче аңында булмаса, ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче, йөрәгенә массаж, ясалма сулыш ясарга.

Иң мөһиме: зыян күргән кешене коткарганда - үзеңә сакланырга да кирәк.

Фото: www.diapazon.kz

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading