Көз айларында, ягъни бәрхет сезонында, Россия туристлары арасында үзебезнең курортлар популяр булачак, аларның да пляжлылары, дип яза «Российская газета».
Скопировать ссылку
Көз айларында, ягъни бәрхет сезонында, Россия туристлары арасында үзебезнең курортлар популяр булачак, аларның да пляжлылары, дип яза «Российская газета».
«Турярдәм» берләшмәсе директоры Александр Осауленко сүзләренчә, россиялеләр ял итү өчен үзебезнең илне сайлый, барлык сатылган турларның биштән бер өлеше Россия ял йортларына туры килә. Греция, Кипр, Болгария, Тунис алардан аз гына калыша.
Эксперт әйтүенчә, кыш көннәрендә Вьетнам буенча күрсәткечләр үсәргә мөмкин. Шул ук вакытта кайбер чит ил юнәлешләренә, әйтик, элек бик тә популяр булган Таиландка сорау кимү күзәтелә. Шуны да әйтергә кирәк: ел башында Россия туристлары өчен «көрәшкән» илләр, һәркем өчен уңайлы бәяләр тәкъдим итеп, үз күрсәткечләрен яхшыртканнар.
Кыш айларында, Александр Осауленко фикеренә караганда, Доминиканага сорау артачак.
- «Трансаэро» авиакомпаниясе киткәннән соң, Доминиканага турлар сату кимеде, чөнки ул бу юнәлештә пассажирлар ташучы төп компания иде. Әмма хәзер безнең туроператорлар башка авиакомпанияләр белән килешүләр төзеделәр. Димәк, кыш көннәрендә безнең ил туристлары арасында Доминикана популярлык казаначак, - ди эксперт.
Россия туристлык бизнесы вәкилләре Мисыр юнәлешендә дә эшлиләр.
- Хәзер безнең Транспорт министрлыгы, Росавиация һәм Мисырның тиешле структуралары арасында актив сөйләшүләр алып барыла. Кыш айларына бу юнәлешкә дә турлар сату башланыр дип өметләнәбез. Барысы да хакимият органнарының нинди карар кабул итүенә бәйле. Алар, беренче чиратта, куркынычсызлык турында кайгырталар, - дип билгеләп үтә Осауленко.
Көз урталарына бу мәсьәләдә уңай үзгәрешләр булган очракта да, Мисырга турлар сатуны яңадан торгызу өчен күпмедер вакыт кирәк булачак.
- Күп кенә россиялеләр Яңа ел ялларын җылы якларда үткәрергә ярата. Мисыр һәр яктан да бик уңай иде. Кыш җиткәнче әлеге юнәлеш белән бәйле кыенлыклар хәл ителер дип өметләник, - ди эксперт.
Комментарийлар