Телеканалда «Мәдәният дөньясы» үз эшен туктатты. Аның урынына редактор ике тапшыру тәкъдим итте. Шуларның берсе - ток-шоу формасында барган "Таяну ноктасы". Биредә бүгенге көндә халыкны борчыган проблемалар урын алачак. Алып баручысы барыбызга да "Яшьләр-online" тапшыруы аша таныш - Венера Иванова булачак. Яңа тапшыруны һәр шимбә 18.00 сәгатьтә карый алачаксыз.
Танылган шәхесләр белән интервью «Ком сәгате» тапшыруында урын алачак. Бу рекламага бүленмичә, 50 минуттан артык барган тапшыру. Аның редакторы - Гүзәл Сәгыйтова булачак.
- Безнең өчен "Ком сәгате»нең фәлсәфи мәгънәсе бар. Гади сәгатьләрне алга, йә артка күчереп, туктатып була. Ә ком сәгате кешегә буйсынмый. Ком кебек аккан вакытны инде кире кайтарып булмый дигәнне аңлата ул. Дөрес, телевидениядә 50 минут бер туктамый барган тапшыру белән халыкны тотып тору авыр булачак. Ләкин без бу тапшыруны киләчәккә күз тотып эшлибез. Олпат шәхесләребезне мөмкин кадәр күбрәк яздырып калдырырга телибез. Тапшыру алдыннан аларга "разведка өчен" сораулар белән анкета җибәрәбез, - диде Данил Гыйниятов.
"Музыкаль дистә" урынына туры эфирда "Кайнар хит" программасы барачак. Аны җырчы Айсылу Габдинова алып бара. Айсылу да ТНВга читтән килгән кеше түгел, үзен "Поем и учим татарский язык" дигән тапшыруда сынап карарга өлгерде ул.
- Алып буручысы Рөстәм Гайзуллин калачак. Безнең максат - беткән проектларың алып баручылары эшле, ашлы итү дә бит әле, - диде баш редактор.
Канал тамашачысы өчен республика театрлары белән унга якын яңа спектакль дә әзерләгән. Шуларның 6-7се яңа яздырылган, 4се күрсәтү өчен килешү булмаганга эфирга чыкмаган спектакльләр.
- Безгә театрлар сезон саен күпме спектакль куя, ник аларна күрсәтмисез диючеләр бар. Ләкин театрлар үз спектакльләрен бирергә ашыкмый. Бу аңлашыла да, аларга да бит тамашачы җыярга кирәк. Шуңа да без репертуардан төшеп калган тамашаларны гына күрсәтә алабыз, - диде Данил Гыйниятов.
Баш редактор белән өчрашуга килгән журналистлар каналда татарлык кими, милли мәсьәләләр күтәрелми дип шикаять тә белдерде. Хәзерге вакытта ТНВда рус һәм татар тапшырулары 50гә 50 белән бара.
Комментарийлар