16+

Яңа юлларга августта аяк басачакбыз

Казанда 2013 елда узачак Универсиадага әзерлек кысаларында 64 урам юлы төзекләндерелә, 11 юл-транспорт чишелеше төзелә.

Яңа юлларга августта аяк басачакбыз

Казанда 2013 елда узачак Универсиадага әзерлек кысаларында 64 урам юлы төзекләндерелә, 11 юл-транспорт чишелеше төзелә.

Шәһәр башкарма комитетында узган киңәшмәдә мэр Илсур Метшин төзүчеләргә юлларның күпчелеген августның соңгы декадасына төзекләндереп бетерү бурычы куйды. Шулай ук юл-транспорт чишелешләре дә ел ахырына сафка басарга тиеш. Ленин дамбасында Казансу аша күпер төзелешен киләсе елның язына тәмамлау планлаштырылган. Шәһәрнең капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе җитәкчесе Илгиз Латыйпов хәбәр иткәнчә, хәзер 33 урамда эшләр бара, август-сентябрь айларында тагын 18 урам колачланачак. «Оренбург тракты - Ферма шоссесы һәм Вишневский - Эсперанто урамнары киселешләрендәге күперләрдә хәрәкәтне 1 августта эш режимында ачу бернинди бәхәссез үтәлергә тиеш», - дип искәртте мэр. Кремль үзәнлегендәге Меңьеллык мәйданында юл-транспорт чишелеше төзелеше тулы куәткә бара. Биредә 4,5 километр гомумозынлыктагы инженерлык челтәрләре, элемтә һәм электр линияләре күчерелде. Яңа күпернең беренче чиратының кысалары җыела, эстакада астында Батурин урамы юлы өчен тоннель казыла.
Тукай урамында төзекләндерү эшләре башланды. Мондагы юлның Татарстан урамыннан Г.Камал урамына кадәрге өлеше ябылды. 3 нче һәм 7 нче трамвай маршрутлары вакытлыча туктатылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading