16+

Яхшы, уңайлы карават, йомшак мендәр сатып алып була, ләкин йокыны – юк

“Бөтен нәрсәне акча гына хәл итә!..” Шушы яки шундыйрак мәгънәдәге сүзләрне хәзер еш ишетергә туры килә. Дөрестән дә, күпләр: “Акча ул – дөнья тоткасы, аннан башка берни дә эшләп булмый бит”, – диләр, һәм беренче карашка алар хаклы да кебек, әмма...

Яхшы, уңайлы карават, йомшак мендәр сатып алып була, ләкин йокыны – юк

“Бөтен нәрсәне акча гына хәл итә!..” Шушы яки шундыйрак мәгънәдәге сүзләрне хәзер еш ишетергә туры килә. Дөрестән дә, күпләр: “Акча ул – дөнья тоткасы, аннан башка берни дә эшләп булмый бит”, – диләр, һәм беренче карашка алар хаклы да кебек, әмма...

Болай диюче кешегә: “Бер капчык акчаң булып та сәламәтлегең какшап китеп урын өстенә егылсаң, планлаштырган эшеңне башкара аласыңмы соң?” – дигән гади генә сорау бирүгә теге шундук тына. “Димәк, сәламәтлек акчага караганда мөһимрәк?” – дигән фикер белән “акча, акча!” дип шапырунычылар ризалашмыйча булдыра алмыйлар.

Ярый, акчаң да, саулыгың да бар ди. Ләкин бу очракта да акчалы кеше барлык теләгән нәрсәләренә ирешә аламы икән? Ислам галимнәре әлеге мәсьәләгә кагылышлы шундый фикерләр белдерә:

Акчага ризык сатып алып була, ләкин аппетитны – юк. Аппетит, ягъни ашау теләге, ризыкның тамактан үтүе Аллаһның олуг рәхмәте белән генә кешегә бирелә.
Яхшы, уңайлы карават, йомшак мендәр сатып алып була, ләкин йокыны – юк. Йокы, ягъни йоклап китү ярдәмендә көн дәвамындагы эш-мәшәкатьтән читләшү, шулай организмны ял иттерү мөмкинлеге Аллаһның олуг рәхмәте белән генә кешегә бирелә.

Акчага зур, матур йорт төзеп яки сатып алып була, ләкин өй эчендәге тынычлыкны – юк. Гаилә тигезлеге, балалар иминлеге, ир-хатынның татулыгы, гомумән, өйдәге тынычлык Аллаһның олуг рәхмәте белән генә кешегә бирелә.

Мәһәр биреп, зур чыгымлы туйлар үткәреп гаилә корырга була, ләкин бала (бигрәк тә сау-сәламәт, матур, акыллы, тәүфыйклы бала) Аллаһның олуг рәхмәте белән генә кешегә бирелә.

Эш кораллары сатып алып, хезмәт итеп, кыр-басуларга иген чәчәргә, бакчага бәрәңге утыртырга, яшелчәләр дә, төрле җиләк-җимеш бирүче агачлар да утыртып уңыш өмет итеп була, ләкин вакытында яңгыр яумаса, кояш үз нурлары белән шул үсемлекләрне җылытмаса, уңыш булмаячак. Димәк, мул уңышка Аллаһның олуг рәхмәте белән бирелгән тиешле һава шартлары булганда гына ирешеп була.

Авырып киткәч, кыйммәтле дарулар, профессор табибка керү мөмкинлеген, шифаханәгә путевка сатып алып була, ләкин авырудан сихәтләнүне – юк. Һәрбер авыру – Аллаһтан һәм Аның шифасы да кешегә фәкать Аллаһның олуг рәхмәте белән  генә бирелә.

Кемдер: “Барыбер яшәр өчен акча кирәк бит инде!” – дигән фикерне алга сөреп, һаман тарткалашса, аңа болай дип җавап бирәбез: Аллаһы Тәгалә Үзенең олуг Рәхмәте белән сиңа акча эшләргә мөмкинлек бирмәсә, бер тиен дә эшли алмас идең. Аллаһ теләмәсә, иртә белән караватыңнан да тора алмыйсың. Синең акылың, сәләтең, йөргән аягың, эшләгән кулларың, күргән күзең, ишеткән колагың – болар барысы да Аллаһ Раббыбызның бик зур Рәхмәте бит!
Нәтиҗә: Бөтен нәрсәне акча түгел, бөтен нәрсәне фәкать Аллаһ хәл итә дигән фикерне күңелгә сеңдереп, Ул кушканнарны үтәп, Аның тыелганыннан тыелып, биргәненә шөкер итеп, җитмәгәненә сабыр булып, нәрсәдер бик кирәк булганда иң элек бер Аллаһка мөрәҗәгать итеп дога кылу һәм Аңа тәвәккәлләү – безнең бу җир йөзендәге олы бурычыбыз.

Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде
Могҗизаларны күрә белик!

“Могҗиза нәрсә соң ул?” дигән сорауга мин үзем, гади генә итеп, ышануы да авыр булган хәл, дияр идем. Яисә өметләр югалып беткәннән соң да чынга ашып куйган хәл. Менә, мәсәлән, мондыйрак: бер таныш хатынга – күршемә табиблар: "Тамагыңда шеш бар, яман шеш түгел түгелен, шулай да алдырсаң, әйбәтрәк булыр иде, яман булмаган шешнең дә начарга әйләнеп куюы бар бит!" – дигәч, Казанга барып операция ясатып кайтты. Шешне алганда тавыш ярыларына зыян салынган булып чыкты. Күрше тавышсыз калды. Әй аңа кайгырулар, елаулар. 

Тагы операциягә барды бу. Инде тавыш ярыларын дәвалау өчен. Юк, файдасы булмады. Сөйләшә алмый интекте күршебез. Үзе бер дә өметен өзмичә, гел Коръән укыды инде. Кычкырып укырга тырышып. Аның Коръән укуын белгән, бер подъездда яшәгән күршесенең кызы үлгәч, аңа кыырк "Ясин" уку үтенече белән керәләр. "Ярар укырмын!" – дип ризалыгын бирә бирүен, ә үзе әрнеп уйлана: "Үзем укыганга үзем багышлап та куйсам иде дә бит!" – дип. Үзе укыган саен шул хакта Аллаһка ялвара. 

Һәм менә могҗиза була: уку төгәлләнер алдыннан аның тавышы кире кайта. Минем белән телефоннан сөйләшкәндә үзенә дә әйттем әле: "Тавышың элеккегегә караганда да матуррак, яңгырабрак тора!" – дип. Шулай итеп, могҗиза була: Коръән мәҗлесендә багышлауны да үзе сөйли ул! 
Аллаһ рәхмәте белән менә шундый искитәрлек могҗизалар булып тора ул! Әле тагы берничәне беләм. Аларын да язармын. Аллаһ теләсә! Дуслар, сез дә үз тормышыгызда булган гаҗәп хәлләрне языгыз әле. Андый язмалар күңелдәге ышанычны арттыра бит, Аллаһ рәхмәтенең көчен, кодрәтен күрсәтә.

Нәсимә Садыйк

Фото: https://unsplash.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading